tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивалендә 36 меңнән артык кеше кунак булды
«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивалендә 36 меңнән артык кеше кунак булды

«ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивалендә 36 меңнән артык кеше кунак булды

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә Казан Кремлендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узды.

Аның кысаларында җиде мәйданчык оештырылды: Зур һәм Кече сәхнә; һөнәрчеләр һәм дизайнерлар катнашындагы маркет; Мода күрсәтү; «Акыл фабрикасы» лекториясе; Гаилә һәм Балалар мәйданчыклары.

Гавами урыннар ишегалдында көн дәвамында Казан һәм Татарстан осталарыннан остаханәләр һәм интерактивлар эшләде. Гаилә мәйданчыгы янындагы Зур сәхнәдә гадәттәгечә Татарстанның зур инди-коллективлары: Juna, Azat Gilmetdin, Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band — чыгыш ясады. Казан музыкантлары Рәдиф Кашапов, Йосыф Бикчәнтәев, Тимур Милюков, Ильяс Фәрхуллин, Александр Аблаев, Владимир Кузнецов, Айдар Абдрахимов, Илгиз Шәйхразиев, Elina, Al Su башкаруындагы Зуля Камалова иҗатына трибьют әлеге сәхнә программасының үзенчәлеге булды.

Көн дәвамында Шейнкман урамында, Кол Шәриф мәчете янында һәм Гавами урыннар ишегалдында дизайн-маркет узды. Быел маркетта бөтен республикадан (Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау районы, Лаеш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Питрәч районы, Тәтеш, Столбище, Чистай) 35 кеше катнашты. Катнашучыларны сайлаганда оештыручылар үз җитештерүе булган һәм элек катнашмаган дизайнерларга аеруча игътибар бирде.

Фестиваль кунаклары дизайнерлар, һөнәрчеләр, шулай ук татар нәшриятләре һәм татарча уен җитештерүчеләр продукциясе белән таныша алды. Традиция буенча милли татар бизәкләре һәм язулары булган киемнәр һәм аксессуарларны, шулай ук керамикадан, агачтан, күннән эшләнмәләрне һәм, әлбәттә, бизәнү әйберләрен күрергә мөмкин иде.

Балалар зонасында «Шаян ТВ» телеканалының интерактивлары, «Сабантуй», «Салават күпере» журналларының остаханәләре барды. Сәхнәдә «Сәйлән» телепроекты катнашучылары һәм җиңүчеләре һәм «СалаваTik»лар чыгышы, «Нур» театр студиясеннән иммерсив тамаша, иллюзионист Тимур Кузовковтан шоу-программа һәм башка бик күп номерлар тәкъдим ителде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә оештырылган «Акыл фабрикасы» лекториясендә ачык сөйләшү, бәхәсләр һәм төрле темаларга әңгәмәләр үткәрелде. Яңа тенденцияләр турында локаль мода индустриясе вәкилләре белән ачык сөйләшү; Камал театрының киләчәктәге сезоны һәм яңа бинасы турында театр директоры Илфир Якупов белән әңгәмә узды, заманча татар музыкасы проблемалары да читтә калмады.

Мода күрсәтүдә Татарстаннан 16 дизайнер үзенең уникаль коллекциясен тәкъдим итте. Чараның концепциясе заманча аксессуарларны прет-а-порте коллекцияләр белән бергә тәкъдир итүгә юнәлдерелгән иде. «Әни һәм мин» коллекциясе кысаларында Татарстан Республикасында Гаилә елына багышланган милли хатын-кызлар костюмы да күрсәтелде. Коллекцияләре подиумга тәкъдим ителгән брендлар арасында — Aigel Salakh, Naiman, Buro Banu, Исмаил, Эльвина Давли, Nailya Borhan һәм башкалар.

Кичкә таба подиум Кече сәхнәгә алышынды, анда яшь артистлар һәм инди-төркемнәр: Алма, Garipov, Айрат Хәйруллин, АлияНур, Al Su, Elina, Алма, lunami, qaynar — чыгыш ясады.

Искәртәбез, 30 августта Казан Кремле диварларында 36 меңнән артык кеше кунак булган.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*