tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Десантчы Марат Шамратов истәлегенә
Десантчы Марат Шамратов истәлегенә

Десантчы Марат Шамратов истәлегенә

Соңгы кыңгырау бәйрәме көнне Димитровград шәһәренең университет лицеенда педагог, остаз, Ватанны саклаучы Марат Миншаһит улы Шамратов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ул махсус хәрби операция зонасында үзенең сугышчан бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган.

Марат Миншаһит улы – десантчы, Россия Федерациясе Хәрби көчләре лейтенанты. Фронтка киткәнче университет лицееның кадет казак классларында тәрбияче булып эшләгән. Махсус хәрби операция зонасында Туган илебез Россиянең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча сугышчан бурычларын үтәгәндә батырлык һәм геройлык үрнәкләре күрсәткән өчен Суворов медале һәм Батырлык – Мужество ордены белән бүләкләнгән.

Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюков һәм шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова Ватан герое истәлегенә мәрмәр такта ачу тантанасында катнашучыларны сәламләп, яшь буын вәкилләрен – кадет казак классларында белем алучы егетләр һәм кызларны десантчы Марат Шамратов кебек илебез патриотларыннан үрнәк алырга өндәделәр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*