tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт фонды белән мөфтият бергәләп эшләячәкләр
Дәүләт фонды белән мөфтият бергәләп эшләячәкләр

Дәүләт фонды белән мөфтият бергәләп эшләячәкләр

“Ватанны саклаучылар” (“Защитники Отечества”) дәүләт фондының Ульяновск филиалы һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте хезмәттәшлек итәчәкләр. Филиалның җитәкчесе Олег Шигирданов белән өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин әнә шул хакта килешүгә кул куйдылар.

“Ульяновск өлкәсендә дәүләт-конфессияләр мөнәсәбәтләре тарихында яңа сәхифәне ачып җибәрдек. СВОда – махсус хәрби операциядә катнашып, сугыш хәрәкәтләре ветераны статусына ия булучыларның хокукларын тәэмин итү юнәлешендә бергәләп эшләргә ниятлибез”,- дип хәбәр итте өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин.

Яңа гына имзаланган килешүдә бергәләп эш итүнең формалары билгеләнгән. Менә алар:

фонд филиалы мәйданчыкларында диния нәзарәте вәкилләренең СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашуларын оештыру;

Ульяновск өлкәсе мәчетләре буенча экскурсияләр үткәрү;

СВО ветераннары һәм аларның якыннары катнашында дини чаралар, очрашулар уздыру;

СВОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен диния нәзарәте карамагында булган тарихи һәм мәдәни кыйммәтләр белән таныштыру максатында мәдәни-агарту чараларын бергәләп оештыру;

махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвалану һәм реабилитацияләү курсы уза торган дәвалау учреждениеләрендә төрле чаралар, түгәрәк өстәл утырышлары үткәрү;

хәйриячелек фондлары, иҗтимагый оешмалар, ветераннарның иҗтимагый берләшмәләре белән берлектә хәйрия акцияләре оештыру;

СВО ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының закон тарафыннан сакланылган хокуклары, ирекләре бозылу турында мәгълүмат белән алмашу;

махсус хәрби операциядә катнашучыларны борчыган проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*