Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лирон Хәмидуллин Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туып үскән.
Язучы һәм тәрҗемәче Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин 1932 елның 22 октябрендә (теркәлүе – 10 ноябрь) Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туа. Язучы, 1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
1943 елның ноябреннән әнисе туган Иске Белогор авылында (Оренбург өлкәсе) яши. Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, укуын Актүбә шәһәре (Казахстан) тимерюлчылар техникумында дәвам иттерә. 1951-1954 елларда хәрби хезмәттә була. Техникумда укыганда Актүбә шәһәре пионерлар сараенда радио дәресләрен укыта. 1956-1960 елларда Орск шәһәрендә тимер юл белгечлеге буенча эшли. Бөтенсоюз политехника институтының (ВЗПИ) читтән торып дүрт курсын һәм КПССның Орск шәһәр комитеты карамагындагы ике еллык марксизм-ленинизм университетын тәмамлый.
Яшәешләре Орск чоры белән бәйле булган Дәрдемәнд, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлилне белгән кешеләр белән аралаша, истәлекләрен язып ала. 1960 елның августында Уфага күчеп китә. Бер семестр 3 нче һөнәр училищесында укыта, язучылар белән аралаша.
1961 елның январеннан Казанда яши. Үз белгечлеге буенча Казан трамвай-троллейбус идарәсендә берничә ел инженер, баш инженер булып эшли, партком секретаре итеп сайлана. Шул елларда әдәби язма, очерклары татар матбугаты битләрендә күренә башлый. Тәүге чор хикәяләре дә яшь язучылар альманахы буларак нәшер ителгән “Яшьлек таңы” (1964), “Кайнар хисләр”дә (1966) урын ала. Язучылар берлегенең яшьләр белән эшләү секциясе аның хикәяләр җыентыгын туплап чыгарырга тәкъдим иткәч, 1968 елда “Юлда” китабы басылып чыга. Орскида яшәгәндә языла башлаган “Дала иртәсе” повесте 1971 елда дөнья күрә. Сугыш чоры вакыйгаларын чагылдырган “Кыш үткән юлдан” хикәясе тиздән рус телендә нәшер ителә. Соңрак кайбер хикәяләре әзәрбәйҗан, белорус, үзбәк, каракалпак телләрендә дөнья күрә. Дәрдемәндкә багышланган “Офыктагы рәшәләр” документаль повесте 1990 елда казахчага тәрҗемә ителә.
Үзе дә 1970-1990 елларда казах, үзбәк, рус телләрендә иҗат ителгән әсәрләрне бик теләп үз телебездә чыгара. Татар укучысы үзгә тормыш, үзгә язмышлар бәян ителгән әсәрләрдән – казахчадан Әнүәр Алимҗановның “Отрар хатирәсе”, Сайын Моратбәковның “Әрем исе”, күмәк авторлар повестьлары “Җәйләүдә”, үзбәкчәдән тәрҗемә ителгән “Чинар” романы, белорус язучысы Василь Быковның ике повестен берләштергән “Һәйкәл” китабы, башкорт язучысы Яныбай Хамматовның “Бөртекләп җыела алтын” романы һ.б. белән таныша. Ул ун ел Язучылар оешмасының тәрҗемәчеләр секциясен җитәкли. Төрки әдәбиятлар белән дустанә мөнәсәбәтләр оештыруга әһәмият бирә. Аның тырышлыгы белән ул чорда кардәш республикаларда татар язучыларының повестьлары һәм хикәяләре тупланган китаплар нәшер ителә.
Авылдашы, күренекле музыкант, ТАССРның халык артисты Фәйзулла Туишевка бәйле истәлек һәм документларга нигезләнеп, “Әй, гармун, гармун” документаль повестен иҗат итә. Ул әсәр “Казан утлары” журналында һәм “Кичке шәфәкъ” китабында басылып чыга.
Язучы-прозаик һәм тәрҗемәче Л.Хәмидуллин 1967-1983 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли. Татар әдипләренең яшәү шартларын җайга салу бурычын уңышлы үтәп, әдәбиятыбызның алга китешенә үз өлешен кертә. Татарстан китап нәшриятында мөхәррир буларак ул татарча йөз иллеләп яңа китапны нәшер итүдә катнаша. 1998 елда аны, пенсионер мөхәррирне, яңа оешкан Татар энциклопедия институтына өлкән фәнни хезмәткәр итеп чакыралар. Ул анда 2005 елның ахырына чаклы эшли, тәүге энциклопедик томнарны чыгаруда катнаша. Шул томнарга кергән хезмәтләр арасында 20ләп үз мәкаләсе дә бар.
Соңгы елларда ул иҗат иткән берничә хикәя, ике документаль повесть һәм күпсанлы әдәби очерклар авторның китапларында һәм аерым җыентыкларда нәшер ителә. Күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев-Дәрдемәндкә багышлап зур альбом эшләнә (2003), аны оештыручы һәм татарча, русча текст авторы Л.Хәмидуллин була. Соңрак русча “Дэрдменд” китабы чыга (2010). Ул шулай ук иганәче һәм матбагачы Рәмиевләргә багышланган “Бертуган Рәмиевләр”, (2002), мәктәп-мәдрәсәләр ачучы һәм тотучы Хөсәеневләргә багышлы “Бертуган Хөсәеневләр” китапларын төзүче һәм аерым хезмәтләрнең авторы да. 2013 елда Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникигә багышланган русча китабын нәшер итә. Бу китапларның русчага тәрҗемә текстын улы, язучы һәм тарих фәне галиме Булат Хәмидуллин башкара.
Үз китаплары: “Юлда” (хикәяләр, 1968), “Дала иртәсе” (пов., 1971), “Офыктагы рәшәләр” (док. пов., хикәя, очерклар, 1990), “Ак төннәр хәтере” (очерк, эссе һ.б., 2002), “Күңелдә калганнар” (очерк, эссе, 2007), “Кичке шәфәкъ” (док. пов., хик., очерклар, 2009), “Зарница на небосклоне” (док. пов., 2009), “Барыбыз да көрәштек /Все мы воевали” (хик., очерклар, 2010), “Дэрдменд” (док. пов., 70ләп фото, 2010), “Буранлы төндә” (док. пов., хикәя, очерклар, 2012), “Амирхан Еники” (док. повесть, 2013).
Тәрҗемә китаплары: “Отрар хатирәсе” (Ә.Әлимҗановның 2 повесте, 1974), “Чинар” (Ә.Мохтар романы, 1976), “Һәйкәл” (В.Быковның 2 повесте), “Әрем исе” (С.Моратбәковның 2 повесте, 2 хикәясе, 1986), “Без сугышта юлбарыстан көчлебез” (авылдашы Җәмил Гыйльмановның сугышка багышлы очерклары, 1989), “Җәйләүдә” (6 казах повесте, 1993), “Беренче җиңүләр” (А.Капустинның Советлар Союзы Батыры исемен беренче булып алган Ф.Баталовка багышлы повесть һәм хикәя, 1995), “Бөртекләп җыела алтын” (Я.Хаматов романы, 1996).
Төзүче-оештыручы буларак чыгарган китаплары: “Пробуждение“ (тат. хикәяләре рус телендә, 1978), “Ак дөя” (казах пов. татарча, 1979), «Татар повестери» (казахча, Алма-Ата, 1979), «Абай» (Абай Конанбаев шигырьләре, прозасы, 1981), «Арал дулкыннары» (каракалпак әдәбияты антолог., 1981), “Йиллар ва йуллар” (татар хик. үзбәкчә, Ташк. 1981), “Татар гүрриңлери” (тат. хик. каракалпакча, Нөкис, 1981), “Җиңү дәвам итә” (өч төзүче, “Җиңүгә 40 ел”, 1985), “Дуслык аланы” (СССР язучылары хикәяләре, 1987), “Юлдаш” (тат. прозасы үрнәкләре, 1988), “Давыл чәчәге” (В.Ленинга багышлы әсәрләр, 1989), “Маҗаралар дөньясында” (маҗаралы пов., хикәяләр, 1990), “Сыбызгы сере” (казах әкиятләре, 1996).
Л.Хәмидуллин СССР Әдәби фонды, Татарстан Фәннәр академиясе президиумы һ.б. оешмалар тапшырган Мактау грамоталарын һәм Казан шәһәренең 1000 еллыгына багышлап чыгарылган медальне дә кадерләп саклый.
Аның иҗади эшчәнлеген уңай бәяләп, матбугатта фикер әйтүче галимнәр һәм каләмдәшләре: Фәрваз Миңнуллин, Миркасыйм Госманов, Фоат Галимуллин, халык язучылары Гариф Ахунов, Рабит Батулла, халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, танылган язучылар Афзал Шамов, Хәсән Сарьян, Рәис Даутов, Таһир Нурмөхәммәтов һ.б.
Булат ХӘМИДУЛЛИН,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Чыганак: emet73.ru