tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Бөтенроссия бию бәйгесендә дипломантлар булды
Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Бөтенроссия бию бәйгесендә дипломантлар булды

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Бөтенроссия бию бәйгесендә дипломантлар булды

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Алинә Гыйльманова һәм Айгиз Әхмәтов Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар конкурсында республиканы уңышлы тәкъдим итте. Алар «Характерлы һәм халык-сәхнә биюе» номинациясендә икенче һәм өченче турга үтте, дипломант исеме һәм акчалата премиягә лаек булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алина Гыйльманова һәм Айгиз Әхмәтов конкурста Дәүләт ансамбле репертуарыннан дүрт номер күрсәткән.

Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар конкурсы Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Россия Мәдәният министрлыгы боерыгы белән оештырыла.

РФ мәдәният министры Ольга Любимова әйтүенчә, конкурсның төп максатларының берсе – илнең хореография сәнгате традицияләрен саклау.

«Быелгы «Характерлы һәм халык-сәхнә биюе» номинациясе үзенә аерым игътибар җәлеп итә. Бию фольклоры байлыклары һәм традицияләрен саклау, аларны табигый рәвештә заманча хореография культурасына кертү –башкаручылар өчен дә, педагоглар һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен дә бик мөһим практик һәм теоретик бурычлар», — дип билгеләп үтте ул.

Быел конкурска Россиянең 34 шәһәреннән 150дән артык гариза кабул ителгән. Конкурсның килеп катнашу турларында Мәскәү, Новосибирск, Әстерхан, Воронеж, Тольятти, Уфа, Якутск һәм башка шәһәрләрдән 100дән артык башкаручы катнашкан.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*