tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе булды
Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе булды

Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе булды

21 нче октябрь көнне, Алабуга шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсендә, шәһәребездә яшәп иҗат иткән, утыз ел гомерен Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә (элеккеге мәдәният-агарту училищесы) укытуга багышлаган, үзеннән соң бай иҗади мирас калдырган күренекле педагог, язучы, шагыйрә Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге матур чара китапханәнең Пушкин залында оештырылды. Аны татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре әзерләде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Алабуга жирле оешма житәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары, Дибәҗә Каюмованың кызы Алсу Афзал кызы һәм туганнары катнашты. Китап тәкъдир итү кичәсе мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларының чыгышы һәм чулманлыларның истәлекле сөйләмнәре, шигырьләре белән бергә үрелеп барды.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары Людмила Гатауллина, Резеда Кашапованың җырлары кичәнең затлы бизәге булды.

Кичә азагында Алсу Афзал кызы әнисе Дибәҗә Каюмованың «Былбыллы бакча» китабын килгән кунакларга бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*