Димитровград шәhәренең Г. Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбенең 20 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы уза. Әлеге мәктәп 2004 елның көзендә тантаналы рәвештә ачылган иде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннатуллин катнаша.
Бу мәктәптә белем алучы барлык балалар да татар телен hәм әдәбиятын аерым фән буларак өйрәнәләр. Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән уку-укыту программасы нигезендә дәресләрне бай тәҗрибәле, үз эшләренә иҗади якын килә белүче педагоглар алып бара. Милли белем учагын 20 ел дәвамында милләтебезнең чын патриоты – Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Мөнирә Джумаева җитәкли.
Мәктәпне тәмамлаучы егетлeр hәм кызлар ел саен БДИ нәтиҗәләре буенча югары баллар җыеп, Димитровград, Ульяновск, Самара, Мәскәү hәм Казан вузларына укырга керәләр.
2011 елда мәктәп йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай бюстын ачу тантанасы милли мәгариф учагы тарихында күркәм hәм истәлекле вакыйгаларның берсенә әверелде. Ә 2016 елның 27 июлендә Димитровград шәhәр Думасы карары нигезендә, 22 нче санлы мәктәпкә Г.Тукай исеме бирелде.
Мәктәп беренче көннән бирле “Өмет” газетасы белән хезмәттәшлек итә.
Чыганак: vk.com