Димитровград шәһәренең «Времена года» кафесында инде традициягә кергән корбан мәҗлесе узды. Җирле татар бизнесменнары һәм Җәмигъ мәчет мәхәлләсе тырышлыгы белән оештырылган күркәм табын артына өч йөзгә якын диндәшебез чакырылган иде.
Мәҗлестә катнашучыларны шәрәфле кунаклар — шәһәр башлыгы вазыйфаларын башкаручы Богдан Павленко, өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Мәләкәс район хакимияте башлыгы Сергей Сандрюков, Димитровград шәһәренең Мактаулы 
Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укып тәкбирләр әйткәннән соң, мәҗлестә катнашучылар тирән мәгънәле вәгазьләр тыңладылар һәм шифалы корбан шулпасы белән сыйландылар. Милли сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табынны оештыручыларга һәм кафе хуҗасы Равил Сабитовка рәхмәт сүзләре дә яңгырады.
Ольга Ряскова фотосурәтләре
