Бөтендөнья татар конгрессы «Борец» көрәш клубы белән берлектә татар яшьләре арасында «Рамазан Кубогы» фестивален оештыра.
Чара 1 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә узачак. Турнирны Димитровград Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мөхетдинов дога белән ачачак. Ярышлар киокусинкай, бокс, тай бокс, греплинг көрәше буенча үткәреләчәк. Барлыгы 4 төр программа үткәрелә һәр комплектта 3 урыннан 18 комплект бүләк уйнатыла.