tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград татар автономиясе рәисе булган Фәрит Хәлиуллинны соңгы юлга озатканнар
Димитровград татар автономиясе рәисе булган Фәрит Хәлиуллинны соңгы юлга озатканнар

Димитровград татар автономиясе рәисе булган Фәрит Хәлиуллинны соңгы юлга озатканнар

Бүген Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең рәисе булып озак еллар эшләгән Фәрит Хәлиуллинны соңгы юлга озатканнар. Мәрхүмне туган авылы — Мәләкәс районы Атнагыл авылында җирләгәннәр.

«Фәрит озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Хатыны, әти-әнисе исән, бер кызы, бер улы бар. Эшмәкәр-хәйрияче иде. Яңгыр явып тора, табигать тә елый. Бик күп авыл кешеләре җыелган иде, машина куярга да урын булмады. Озатуда өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге, Аксубай районыннан вәкилләр катнашты иде», — диде Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Җеназа намазын Мәләкәс районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Мөхетдинов укыган.

«Ул 1990 еллардан Димитровград шәһәрендә милли хәрәкәт башында торды, федераль Сабантуй уздыруда, татар мәктәбен ачуда зур эшләр башкарды. Ульяновск өлкәсенең атказанган машина төзүчесе дигән исеме бар. Шәһәр думасы депутаты булып та эшләде», — дип сөйләде Рәмис Сафин.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*