ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград татар автономиясеннән – СВО зонасына
Димитровград татар автономиясеннән – СВО зонасына

Димитровград татар автономиясеннән – СВО зонасына

Изге Рамазан ае барган көннәрдә Димитровград шәһәреннән СВО зонасына гуманитар йөкнең чираттагы партиясе озатылды.

Димитровград шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе (җитәкчесе – Марат Камил улы Вәлиев) сугышчыларыбызга ярдәм җыеп озатуда даими рәвештә катнаша. Бу юлы татар оешмасы сугыш хәрәкәтләре барган зонага “Нива” автомобиле, бензогенераторлар белән принтерлар җыеп озатты.

Димитровградның Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов йөкне озатыр алдыннан Ватанны саклаучыларның исән-сау булуларын һәм җиңү шатлыгы белән әйләнеп кайтуларын, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп дога кылдырды.

Димитровград шәһәр хакимияте сугышчыларыбызга җиңү көнен якынайтырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә.

 Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*