tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровградта татар бәйрәме
Димитровградта татар бәйрәме

Димитровградта татар бәйрәме

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәренең “Восход” культура йортында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды.

Җирле татар милли-мәдәни автономиясе хәзер инде традициягә кергән әлеге чараны ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау өчен ел саен декабрь аенда үткәрә.

“Татар автономиясе мәдәният үсешенә, милләтара мөнәсәбәтләрне, тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, шәһәр һәм дәүләт бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш кертә”,- диде шәһәр башлыгы Сергей Сандрюков, милли бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп.

Шәһәр башлыгы татар автономиясенә нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәт белдерде һәм татар хәрәкәтендә актив катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырды.

Кытай Халык Республикасыннан килгән делегация – кичәнең кадерле кунаклары. Димитровград, чын мәгънәсендә, дуслык шәһәре!

Фойеда җирле татар автономиясе һәм аның активистлары уңышларына багышланган күргәзмә эшләде. Шулай ук “Өмет” өлкә татар газетасына подписка оештырылган иде.

“Татар милләтеннән булган спортчылар региональ һәм бөтенроссия турнирларында җиңүгә ирешәләр. Ә музыкантлар һәм биючеләр дәрәҗәле конкурслар һәм фестивальләрдән призлы урыннар алып кайта. Мәгариф сферасы вәкилләренең дә уңышлары сөендерә. Автономиябез СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җыеп озатуга зур өлеш кертә. Махсус хәрби операция сугышчылары арасында безнең шәһәрдән киткән төрле милләт һәм дин кешеләре бар”,- диде җирле автономия рәисе Марат Вәлиев.

Бәйрәмнең концерт программасында данлыклы иҗат коллективлары – “Сүнмәс йолдызлар” вокаль ансамбле, 1 нче сәнгать мәктәбенең “Сандугачлар” ансамбле, “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Чишмә” татар җыр ансамбле, “Жасмин” ансамбле һәм “Юность” халык бию ансамбле катнашты.

Чыганак:https://emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*