Димитровград татарлары да “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22татар мәктәбендә укучылар һәм укытучылар бергәләп татар телен белү дәрәҗәсен тикшерделәр. Диктант язучылар арасында Димитровградның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәнис Хатыйп улы Җаббаров һәм мәктәп директоры Мөнирә Мәүлет кызы Джумаева да бар иде.