tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Динә Сафина: стабиль эштән – иҗади хаоска
Динә Сафина: стабиль эштән – иҗади хаоска

Динә Сафина: стабиль эштән – иҗади хаоска

Менә шундый яңа форматта язарга булдым әле, нәрсә килеп чыгасын үзем дә белмим.

Идея буенча, мин кеше белән аралашып, аңа ниндидер характеристика бирергә, аның шәхси «портрет»ын ясарга тырышачакмын. Сәхифә өчен үземә кызыклы булган шәхесләр сайланылачак. Алар ахыр чиктә сезне дә битараф калдырмас!

Аның карашында ниндидер кырыслык һәм, шиксез, үз-үзенә ышаныч бар. Редакциягә берәр йомыш белән чакырсак, офисыбызга очып килеп керә дә, шундук эшкә тотына. Безнең сумбур фантазияләрдән тиз генә ниндидер төзек бер әйбер җыеп бирә. Динә ул – структура, тәртип. Хәзерге тормышта шундый җитми торган нәрсә… Динә мине илһамландыра.

Динә Сафина – астрофизика фәнен һәм яхшы акча китерә торган стабиль инженер эшен ташлап, иҗади хаос юлын сайлаган һәм шактый тиз арада уңышка ирешә алган кеше. Татарлар арасында беренчеләрдән булып «Алтын битлек» алган драматург һәм режиссёр да әле ул. Динәдән физиктан драматургка кадәр эволюциясе турында сораштым.

«ХӘЗЕР АНДЫЙ РЕЖИМДА ЯШИ АЛМАС ИДЕМ»

Минем әти дә, әни дә физиклар. Алар физматта педагогика бүлеген тәмамлаган. Аннан юллама буенча Зөя янындагы Ходяшево авылына эшкә җибәргәннәр. Мин шунда үстем. Ул чеп- чи рус авылы, бездән кала анда шулай ук юллама буенча эләккән бер генә татар гаиләсе бар иде. Әти – физика, әни татар теле укыта иде. Гаиләбездә әти ягыннан дәү әни – химик, бабай – хәрби. Әни ягыннан барысы да – гади эшчеләр. Ә мин бәләкәй чактан әдәбиятны ярата идем. 3 яшьтә укый, яза башладым. Әмма әти һәрчак: «Кызым, әдәбият белән яшәрлек акча эшләп булмый, яхшы нигезле һөнәр кирәк», – дип әйтеп торды.

Мәктәптә укыганда минем ике яраткан фәнем бар иде – алгебра һәм әдәбият. Математика миңа җиңел бирелде, югары сыйныфларда Казанга күчеп килдем тә, мондагы мәктәптә укыганда, имтихан тапшырып, кече университетка укырга кердем. Анда өч юнәлешне «капшап» карадым һәм кайда ничегрәк икәнен чамаладым. Мехматта күңелсез иде, ВМКда информатикага сәләтем юк. Ә физфакта ниндидер гаҗәеп кешеләр, үзләре акыллы, үзләре сәер – болар минем токымнан ахры дип, шунда кердем. Астрофизика юнәлешен сайладым, ул бераз җиңелрәк дигән фикер бар иде. Киресенчә булып чыкты, әмма бу миңа бик ошый иде. Анда укуыма бер мәртәбә дә үкенмәдем. Фән юлыннан китү уе да булды.

Динә миңа бик озаклап һәм тәмләп астрофизика, космос, экзопланеталар, фотоннарның очу тизлеге, үзенең Кавказда төнге күкне күзәтүе, Андромеда галактикасындагы икеләтелгән тышчалы объектларның моделен ясарга өйрәнүе, шуның буенча курс эше яклавы, Андромеда галактикасының безгә таба очуы (борчылырга сәбәп юк) турында сөйләде. Мин аннан зур компаниядә инженер булып эшләү тәҗрибәсе турында да сораштым.

Университетта укыганда сатучы, промоутер булып эшләгән идем. Укуны бетергәч, һөнәрем буенча эш эзли башладым, әмма бөтен җирдә тәҗрибә кирәк. Шуннан апам танышлары аша мине бер ширкәткә урнаштырды. Мин биредә инженер урынында идем, әмма сәркатип булып эшләргә тиеш идем. Ә мин килдем дә: «Нинди сәркатип, минем техник белемем
бар, мин инженер булам», – дип үз эшем өчен ел ярым көрәштем. Ул Универсиада еллары,  аэропорт төзелгән вакытлар иде. Анда нинди буш кул булса, эш шул кулга төште. Сызымнар ясый торган программаны өйрәндем һәм һөнәрем буенча эшли башладым. Янгын куркынычсызлыгы системалары, кабельләр сузу, коммуникацияләр проектларын ясадым. Алты ел тиз узды, эш бик күп иде, кайчак атналар буе йокламыйча эшләдек. Хәзер андый режимда яши алмас идем. Шулай мин икенче категорияле инженер булдым. Аннан «янып чыктым» һәм «пыяла түшәмгә» килеп төртелдем, биредә үз урынымда түгел икәнемне тоя башладым.

«АЛТЫН БИТЛЕК»НЕҢ НӘРСӘ ИКӘНЕН ДӘ БЕЛМИ ИДЕМ»

Беркөнне дустым мине үзе белән бер кинода массовкада төшәргә чакырды. Сәхнәне төшереп бетергәч, режиссёр, катнашучыларга рәхмәт әйтеп йөргәндә, мине күреп алды да, озак кына карап торганнан соң, контактларымны алды. Берничә көннән шалтыратып фильмында төп героинясы юк икәнлеген, минем кыяфәт ягыннан туры килүемне әйтте һәм кинода төшәргә чакырды. Миңа шул хәтле уңайсыз булды. Шулай да мин ризалаштым. Без ул фильмны ике ел төшердек, әмма барыбер чыкмады ул.

Шулай итеп, 2 нче категорияле инженер Динә, кирәк вакытта кирәк урынга эләгеп, драматургия, режиссура дөньясына чума да, эшеннән китәргә була. Ул кимендә бер елга җитәрлек акча җыя һәм яңа һөнәр үзләштерә башлый. Шул ук вакытта төрле лабораторияләрдә, бәйгеләрдә катнаша. Бер мәлне аның акчасы бетә һәм ул мультипликация студиясенә сценарист булып урнаша. Шул чорларда аның әтисенең онкология белән авыруы билгеле була. Динә әтисен карый, хастахәнәдә еш була, аны тулысынча «үз эченә сеңдергәч», бер кичне утырып «5 mm/h» пьесасын яза. Әлеге әсәр «Алтын битлек» премиясен ала. Премия алу вакыйгасын ул көлеп сөйли.

Әсәрне бөтен мөмкин булган бәйгеләргә җибәрдем. Бездә аны башта алырга теләмәгәннәр иде. Аннан шулай да күреп алдылар һәм куйдылар. Кыскасы, исемлеккә эләгүемне миңа кемдер әйтте. Син бик өметләнмә инде, дип юатучылар да булды. Ә мин, гомумән, «Алтын битлек»нең нәрсә икәнен белми идем. Әле атамасы да шундый сәер…

Воронежда «Децентрализация» спектаклен куеп ятканда, мине премиягә барып кайтырга үгетләделәр. Шунда бүләкләү вакытында күңелсезләнеп, эшсезлектән интегеп утырганда, безнең театраллар чатында берсе шаярып кына, «әгәр дә отсам, бер ящик сыра алып бирәм», дип язды, аннан тагын берничә ящик кушылды. Ә мин гомумән хәмер эчмим. Хәмерсез сырага килештек. Мин көне буе ач, арыган, инде 4 сәгать буе миңа артык кызык булмаган чара бара. Чаттагы актёрлар, тагын шаярып, «премия алсаң, аны алырга чыкканда, сәхнәдән “Аллаһу әкбәр” дип әйтсәң, “приз фондын” икеләтәбез», диләр. Безнең блог – кече формалы театрга барып җиттек. Спектакльнең режиссёры да, актёры да бүләк алмагач, мин инде торып китәргә, буфетка барып берәр нәрсә ашарга уйлаган идем.

Шулвакыт минем исемне әйттеләр. Башта аптырап калдым. Аннан бүләкне алырга чыктым. Әле ул вакытта ковид вакыты, минем биттә «Әлмәт театры» дип язылган таушалып беткән битлек. Нәрсә әйтергә дә белмим, акыллы сүзләр дә әзерләп куймаган идем. Шуннан рәхмәт әйттем дә, «Бик көтелмәгән булды бу, это какой-то Аллаһу әкбәр!» – дип сүземне бетердем. Зал, алып баручылар аптырап калдылар инде. Анда безнекеләр дә бар иде, алар көлделәр. Мин аннан ул биш килограммлы сынны күтәреп, кире Воронежга очтым. Ә Казанда кемнәрдер: «Татарстаннан яшь драматург сәхнәдән “Аллаһу әкбәр” дип әйткән», – дип яздылар.

Ул вакытта яхшы мәгънәдә язган булсалар да, хәзер Динәне татар журналистлары бик өнәп бетерми. Беренчедән, ул әңгәмәдәшенең «йон уңаеннан» сыйпамый – нәрсә уйлый, шуны
бәреп әйтә. Икенчедән, еш кына татарлыкны кысаларга кертергә тырышу бар. Асылда, мин Динәне милләтпәрвәр җанлы кеше дияр идем. Аңа миллилек, үзидентификация темасы, төрки мәдәният темасы кызыклы.

2021 елда Динә Ксения Шачнёва белән бергә «Чын татар» спектаклен куя. Бу шәһәрлеләр театры була – анда төрле шартларда, төрле гаиләләрдә, төрле төбәкләрдә үскән кешеләр үзләренең «чын татар» дип аталырга лаеклы булулары турында фикер йөртә. Спектакль, бер яктан, бик җылы кабул ителсә, икенче яктан, шактый тәнкыйтьләнә. Динәне дә чын татар сәнгатьчесе булмауда, туган телендә чиста сөйләшмәвендә гаеплиләр. Әмма ул тел, мәдәният темасына кагылышлы әйберләр язарга тели һәм шундый проектларга алына. Бәлки, шуңа күрә дә икенче категорияле инженер, астрофизик һәм «Алтын битлек» иясе Динә Сафина ИДЕЛ чараларын оештыруга үз өлешен кертә.

Әгәр сүз белән Динәнең портретын ясарга кирәк дисәләр, ул мондый булыр иде:

Динә – ихтыяр көче бик нык булган, гаделлек яратучы, тыштан тыныч, эчтән дулап йөрүче кеше. Ул ачы итеп шаярта, төрттерә белә . Уйлаганын әйтә, кайчакта аның сүзләре кискен
булып тоела. Үзе ул үпкә сакламый. Тыштан кырыс тоелса да, шактый нәфис күңелле, хисле кеше. Анда ниндидер салкын яктылык, моң бар. Сүзләрдән торган портреттан кала, гади портретны да монда беркетәм. Охшаганмы икәнен Фирүзә Вәлиева фотоларына карап бәяләрсез.

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*