tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Динебез кушканча яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар
Динебез кушканча яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар

Динебез кушканча яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар

Ульяновскида өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Иҗтимагый советы һәм өлкә ифтарын оештыру комитеты утырышы узды. Анда изге Рамазан аенда өлкә ифтарын 21 март көнне “Волга-Спорт-Арена” боз сараенда үткәрү турында килешенде. Мәҗлестә биш меңнән артык мөселман кардәшебезнең катнашуы көтелә.

Күркәм мәҗлес Тарихи мәчет имам-хатыйбы Марат хәзрәт Садуакасовның Коръәни-Кәримнән сүрә укуы белән башланып китте. Аннары Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин ел дәвамында диния нәзарәте тарафыннан башкарылган эшләргә тукталып үтте. Әлһәмдүлилләһи шөкер, бүген төбәгебездә өлкәннәргә дә, яшьләргә дә, балаларга да динебез кушканча яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, диде мөфти хәзрәтләре. Илдар хаҗи әйтүенчә, хәзерге вакытта Ульяновск районының Тимирязевское һәм Елшанка бистәләрендә, Вешкайма районы Ховрино авылында һәм Сенгилей шәһәрендә яңа мәчетләр төзелә. Шушы көннәрдә генә Димитровград шәһәре башлыгы татар-мөселманнар күпләп яшәгән Соцгород микрорайонында мәчет салу өчен җир участогы бүлеп бирү турында карарга кул куйган һәм халык катнашында җәмәгать тыңлаулары узган. Шулай ук Федерация урамындагы Акчуриннар мәчетен мөселманнарга кире кайтару һәм Яңа шәһәрдә мәчет төзү мәсьәләсе дә көн тәртибендә. Мөфти хәзрәт диния нәзарәте белән өлкә мәгариф министрлыгы арасында хезмәттәшлек итү турында килешүнең уңай нәтиҗәләр бирүе турында да сөйләде. Соңгы арада шәһәр мәчетләре имамнары дистәдән артык мәктәптә ата-аналар белән очрашып, факультатив рәвешендә өйрәнү өчен “Ислам мәдәнияте нигезләре” модулен сайлау кирәклеген аңлатканнар. Диннән, ана теленнән ерак булган әти-әниләр, әлбәттә инде, моңа каршы төшәләр, безгә дин дә, тел дә кирәкми, диләр, бу – бик тә аяныч хәл, диде Илдар хаҗи. Ә менә мәктәптә балаларны хәләл стандартларына туры китереп әзерләнгән ризыклар белән тукландыруны башлап җибәрү өчен ата-аналар мәгариф оешмасы җитәкчесе исеменә гариза язарга тиеш икән. Закон шулай эшләргә куша, диде мөфти хәзрәтләре.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе начальнигы Сергей Паховский билгеләп үтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин һәм өлкә Губернаторы Алексей Русских милләтара тынычлыкны саклап калу, традицион конфессияләргә булышлык күрсәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирәләр. Менә хәзер инде традициягә кергән өлкә ифтары да регион башлыгы ярдәмендә оештырыла, диде ул.

“Бүген безнең алдыбызда СВОда катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итү, милләтара татулыкны күз карасыдай саклау, дошман көчләре үтеп керүенә юл куймау бурычы тора”,- дип белдерде хакимият вәкиле.

Аннары шәһәр, район үзәкләре мәчетләре имамнары хакимият органнары һәм мәктәпләр белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов ике ел элек ташландык хәлдә булган бинаны төзекләндереп, “Сальсабиль” балалар үсеше үзәге ачып җибәрүләре турында сөйләде. Хәзер мөселман балалар бакчасына 30 сабый йөри, ә башлангыч мәктәптә 35 малай һәм кыз белем ала, шулай ук көрәш секциясе, фитнес түгәрәге оештырдык, диде ул. Рәсүл хәзрәт хәбәр итүенчә, 21, 29 нчы мәктәпләрдә ата-аналар белән очрашулар нәтиҗәсендә, “Ислам мәдәнияте нигезләре” түгәрәкләре эшли башлаган. Ә Чардаклы районы имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатов районның барлык мәктәпләрендә дә булып, әти-әниләр җыелышларында катнашырга өлгергән. Чардаклының 1 нче мәктәбендә һәм татар авыллары мәктәпләрендә балалар хәләл ризык белән тукланалар, дип хәбәр итте ул. Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтуллов мәхәлләнең җирле власть органнары, мәктәпләр белән уртак тел табып, аңлашып эшләүләре турында бәян итте.

Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин өлкә ифтары халыкның бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев Түбән Новгородта узган киңәшмәдә Ульяновск татар автономиясенең мөфтият һәм “Өмет” газетасы редакциясе белән аңлашып, кулга-кул тотынышып эшләвен башка төбәкләргә үрнәк итеп куйды, диде ул.

“Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов өлкә ифтарын оештыруда мөфтияткә һәрьяклап булышуы өчен Губернатор Алексей Русскихка рәхмәт сүзләрен юллады.

“Биш меңнән артык кеше бер сафка басып намаз укый, вәгазь тыңлый. Ялгызы гына яшәүче кешеләр өлкә ифтарына килеп хәләл ризыклар белән авыз ачалар. Күп төбәкләр өчен үрнәк булырлык күркәм гамәл бит бу. Яхшы эшләрдә, игелекле гамәлләр кылуда ярышыйк, алдынгылардан булыйк! Губернаторыбыз ярдәме белән бары тик безнең регионда гына мәктәпләрдә хәләл тукландыруны оештыру турында карар кабул ителде. Булганның кадерен белик, мөмкинлекләрдән файдаланып калырга ашыгыйк, җәмәгать”,- диде Руслан Гайнетдинов.

Очрашуның ахырында Руслан хәзрәт Зиннюров һәм Сириядән килеп УлГУның медицина факультетында гыйлем алучы Әнәс кардәшебез шәһәребезнең “Ак мәчет”е карамагында эшли башлаган белем учагы – Коръәнне һәм гарәп телен өйрәнү үзәге турында презентация тәкъдим иттеләр. Хәзерге вакытта әлеге үзәктә егерме кеше дини гыйлем ала.

И.ХАСИБОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*