Иске Кулаткы районында көн күргән Сабирҗан hәм Афифә Гафуровлар Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан үзләре кебек унике гаилә белән бергә илебезнең төньяк башкаласын төзү эшләренә барып урнашалар. 1939 елның 9 сентябрендә Ленинградта аларның Равил исемле уллары туа. Шул ук елны әтисен фин сугышына озаталар. Өенә әйләнеп кайтып бераз сулыш алырга да өлгерми, явыз Гитлер Советлар иленә бәреп керә hәм ул сугышның икенче көнендә үк кабат фронтка китә. Мескен әнисе бер яшь ярымлык нарасые белән ялгызы гына утырып кала. Сентябрь аенда немецлар Нева елгасы буендагы шәhәрне чолганышка алалар, шулай итеп, 900 көнгә сузылган Ленинград блокадасы башлана.
- Әнием шушы әйтеп бетергесез куркыныч вакыттагы җанны өшетерлек хәлләр турында ачы күз яшьләре белән сөйли иде, ди Равил хәзрәт.
Блокаданың барлык михнәт-газапларын, нужасын үз җилкәсендә татыган әнисе 91 яшенә җитеп, 2007 елның 27 январенда, ягъни нәкъ менә Ленинград блокадасын өзгән көнне вафат була. Шуңа күрә Равил ага өчен бу көн икеләтә истәлекле. Блокаданың ахырына алар барагында яшәгән 22 гаиләнең бары тик икесе генә исән кала. Әнисе кечкенә Равилне үзе белән ияртә дә, Ладога күле буйлап салынган «тормыш юлы»ннан чыгып, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Карамалы авылына туганнары янына кайта.
Фашистларга каршы чын батырларча сугышучы әтисеннән соңгы хат 1944 елда Пятигорскидан килә, шуннан соң ул хәбәрсез югала. Озакламый әнисе кияүгә чыга, ә Равил Биләр бабасы белән Алимә әбисе карамагына күчә.
- Искиткеч мәрхәмәтле бабам белән әбием миңа яхшы тәрбия бирделәр, төпле белем алырга ярдәм иттеләр, намаз укырга өйрәттеләр, дин юлына бастырдылар, ди Равил хәзрәт, күңел хатирәләре белән бүлешеп.
Ул Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, хезмәт юлын зоотехник сыйфатында башлап җибәрә, аннары Иске Кулаткы районының Иске hәм Яңа Мостяк авылларын берләштергән «Дружба» колхозы рәисе булып эшли. Милләттәшебезнең гаилә тормышы да сокланырлык: хәләл җефете Сәйдә ханым белән алар менә 50 елдан артык инде күз карашыннан ук аңлашып яшиләр, ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр, берсе врач hөнәрен сайлаган, икенчесе экономист булып эшли, оныклары Тимур белән Динара да уңышлары белән сөендерәләр.
Равил хәзрәт шактый вакыт инде Барыш шәhәрендә яши. Гомернең күпчелек өлеше атеизм заманында узса да, ул Аллаhы Тәгаләне исеннән чыгармый, аның барлыгына hәм берлегенә ышана, бабасы белән әбисе өйрәткән догаларны hәрчак кабатлый. Ә инде 1994 елда пенсиягә чыккач, Равил абый үзен тулысынча динебезгә хезмәткә багышлый. Ул биш вакыт намазны беркайчан да калдырмый hәм диндәшләребезне дә шул юлга бастырырга тырыша.
Равил хәзрәт үзенең фикердәшләре белән бергә шәхси бер йортта намаз уку бyлмәсе ачып җибәрә hәм шәhәрдә мәчет салдыру нияте белән бик күп көч куя. 2008 елдан 2011 елга кадәр халыктан җыелган сәдака акчасына гыйбадәтханә төзиләр. Аллаhы йортын тантаналы рәвештә ачканнан соң, Равил хәзрәтне мәчетнең имам-хатыйбы итеп сайлап куялар. 2001 елда ул хаҗга барып кайта. Равил хәзрәт – шәhәрнең мөхтәрәм, хөрмәтле кешесе, мөселманнар hәм хакимият вәкилләре аның акыллы сүзләренә, төпле фикеренә hәрвакыт колак салалар.
Тормыш юлын илебезгә hәм ислам диненә багышлаган өчен, 80 яшьлек күркәм юбилеен каршылаучы Равил хәзрәт Сабирҗан улы Россия мөселманнары Yзәк диния нәзарәтенең «Аль-Игтисам» («Сплоченность») медале, Ульяновск өлкәcе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең hәм Татарстан мөфтиятенең, Бөтендөнья татар конгрессы hәм Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең, Барыш район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Мөхтәрәм дин әhеленең традицион исламны җәелдерүгә, халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүгә hәм милләтләр арасында бердәмлекне ныгытуга керткән бәhасез өлеше җитәкчеләр тарафыннан әнә шулай югары бәяләнгән.
И.ХАСИБОВ