Әлеге язма профессор, академик, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның бертуган абыйсы – диңгез капитаны Миргалим Миңнегуловның 90 еллыгына багышлана. «Татар-информ» Сарман районы Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Ландыш Шәйдуллинаның язмасын тәкъдим итә.
-
«Олы абыебызны бик матур юбилее – 90 яше белән котлар идек»
Әни белән Миргалим абый арабызда юк инде. Тик аларны искә алмаган көн юк. Сагындыралар, уйландыралар, сокландыралар… Еллар узган саен, юклыклары тагын да ныграк сизелә: аралашасы, акыллы киңәшләрен ишетәсе килә. Тик бу теләк кенә. Күңелдән кабат, җырларда җырланганча, «җир астыннан юллар юк», дисең. Исән булса, 2 июльдә әнигә 87 яшь булыр иде, ә 25 июньдә олы абыебызны бик матур юбилее – 90 яше белән котлар идек.
…Әниебез Гөлнур Миңнегулова Зәй районы Сармаш по Ирне, халыкта «Апач» дип йөртелә торган авылда туып үскән. Кечкенә генә авыл ул. Ирнә дигәне – авыл уртасыннан боргаланып ага торган биек ярлы елга. Атлап чыгып булмый, тик аның киңлеге өч-дүрт адымнан артмый. Ә урманнар калын. Авылга бик якын да түгел алар. Агачлар патшалыгына барыр өчен ике яклап та сөзәк тауларга күтәрелергә кирәк. Анда күтәрелсәңме?! Менә аннан искиткеч сурәт ачыла инде. Туган җиребезнең гүзәллегенә таң каласың!
Менә шундый матур җирдә яши иде әбиебез. Биредә Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган бабам Йосыф белән биш балага әти-әни булган алар. Шул бишнең дүртесе илебезгә намуслы хезмәт куярлык шәхесләр булып китәр өчен шушында канат ныгыткан.
Бүген Хатыйп исемлесе – бөтен дөньяга танылган әдәбият белгече, академик, филология фәннәре докторы, Хәнифә апа – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры. Әнием – почта хезмәткәре, олылары Миргалим абый – диңгез капитаны.
«Бер ят сүз кыстырмыйча татар телендә аралаша, хатлар яза иде»
Менә шундый кечкенә авылдан, инеш кадәр генә елгалы җирдән океаннар-диңгезләр иңләгән ил агасы чыккан! Туган авылыннан чыгып киткәндә 14 яше дә тулмаган егет тормышта үз юлын үзе ярган, һөнәрләр үзләштергән, кыенлыкларга түзгән, абруй казанган.
Миргалим Миңнегуловның Одессадагы «Диңгез флоты инженерлары институты» («Институт инженеров морского флота») югары уку йортын, Новороссийскидагы «Югары диңгезчелек» училищесын тәмамлавы, соңрак адмирал Фёдор Ушаков исемендәге Новороссийск Диңгез академиясенең Севостопольдәге филиалында белемен, тормыш тәҗрибәсен яшь диңгезчеләргә өйрәтүе шул хакта сөйли.
Тырышлыксыз бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Балачагын сугыш урлаган, гади крестьян гаиләсеннән чыккан авыл малаена никадәр тырыш булырга кирәклеген чамалау кыен түгел.
Чит илләрдә йөргән, чит җирләрдә яшәгән Миргалим абыйның туган ягына, телебезгә, халкыбызга мөнәсәбәте шаккатыра иде. Хезмәте күп телләрне камил белүне таләп итә, тирәлеге чит, ә ул, бер ят сүз кыстырмыйча, татар телендә аралаша, һәрчак әбиемә, туган нигездә яшәгән сеңлесенә куш битләр тутырып хат яза… Ул хатларда ник бер хата, чит сүз булсын! Океаннарны гизеп күнеккәнгәдер, ара ераклыгы дигән әйбер Миргалим абый өчен беркайчан киртә булмады. Җае чыгуга, берничә көнгә генә булса да, туган якка кайтып килә иде. Шуннан яшәргә, эшләргә көч, илһам алгандыр, күрәсең.
«Кеше китә – җыры, хатирәләре, истәлекләре кала»
Энесе Хатыйп Миңнегулов белән башкала театрларында спектакльләр карап, музейларда булып, татарча җыр язмалары, китаплар җыеп китә иде. Үзе Кырымдагы татар милли оешмалары белән тыгыз мөнәсәбәттә торды.
Диңгезче Миргалим Миңнегулов җир кешесе булудан туктамады. Бакчасы, андагы җиләк-җимеш, яшелчәләр турында сөйләргә яратты, Апачка кайтса, урманнарны күрми китмәде. Соңгы кайтуында, вафатына ай ярымлап калганда, әбиебезнең туган җире Сарайлының (Сарман районы) чишмәләрен, уйсулык-тугайлыкларын барлап, балачак эзләреннән йөреп китте. Зиратларга барды, барлык туганнарның каберләрендә булды.
Саубуллашыр өчен кайтуы булган икән ул аның. Туганыбыз Разин абый (әбиемнең энесе Гаисә абый улы) бер авырсынмыйча йөрткән иде. Савап булсын, зур рәхмәт.
Кеше китә – җыры, хатирәләре, истәлекләре кала. Алар күңелне җылыта, нәсел җепләрен саклый, киләсе буыннарга үрнәк, яшәү өлгесе булып тора.
Кесә телефоныннан Миргалим абыйның номерын боздырасы килми. Шалтыратырмын да, телефоннан «исәнме, туган!» – дигән гаҗәеп якын, йомшак тавыш яңгырар кебек…
Тыныч йокла, туганыбыз. Ерак Кырым туфрагы җиңел булсын, хатирәләр рухыңа дога булып барып ирешсен иде.
Ландыш Шәйдуллина
Чыганак: tatar-inform.tatar