tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини белем, гошер сәдакасы, мөгаллимнәргә аттестация: Кукмараның Үзәк мәчетендә имамнар җыены булып узды
Дини белем, гошер сәдакасы, мөгаллимнәргә аттестация: Кукмараның Үзәк мәчетендә имамнар җыены булып узды

Дини белем, гошер сәдакасы, мөгаллимнәргә аттестация: Кукмараның Үзәк мәчетендә имамнар җыены булып узды

Кукмараның Үзәк мәчетендә Имамнар җыены булып узды. Очрашуга район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, дин әһелләре, авыл җирлеге башлыклары һәм башкалар чакырулы иде.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев үз чыгышында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап үтте, киләчәккә планнар белән таныштырды:

«Узган айда хәзрәтләр белән Пенәгәр авылы мәхәлләсендә булдык. Беренче карашка җыйнак кына мәчет булса да, эчендә никадәр эш кайный. Зыятдин хәзрәт күп кенә проектларны Гамәлгә ашыра, эш тәҗрибәсен безнең белән дә уртаклашты. Елдагыча вәгазь кичәләре үткәрүне дәвам итәбез, һәрберегезне вәгазь тыңларга чакырам» — диде имам-мөхтәсиб.

Район халкына билгеле булганча, бүгенге көндә Үзәк мәчеттә төзекләндерү эшләре бара — түбәсе яңартыла. Киләсе елга эшмәкәрләр ярдәме белән стенасы да төзекләндереләчәк, «Нурлы ислам» пректын тормышка ашырып, тышкы яктан яктыртылу да планлаштырыла.

Җыенда Мамадыш ягыннан Кукмара керү юлында төзелүче мәчет турында да сүз булды. Хәзерге вакытта мәчетнең проекты эшләнгән, фундаменты салынган, стенасын монолиттан күтәрү эшләре дәвам итә.

Районыбызның авыл мәхәлләләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен сәдакалардан 102 мең сум акча җыелган. Хәрбиләрнең соравы буенча әлеге акчаларга хәләл тушенкалар, чәкчәк, түбәтәйләр һәм башка кирәк-ярак җибәреләчәк.

Көзнең дә беренче ае ахырына якынлаша. Күпләребез бакчаларыбызда үскән нигъмәтләрне җыеп алдык. Шундый чорда үзебез үстергән уңышның бер өлешен мохтаҗларга өләшү — гошер сәдакасы бирү каралган. Бу турында Зур сәрдек имам-хатибы Илфат хәзрәт Ибрагимов аңлатып үтте.

Җыен ахырында мөгаллимнәргә аттестация үткәрелде, авыл мәчетләрендә җәйге дини лагерьларда белем биргән хәзрәт һәм абыстайларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*