tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини гыйлем алырга беркайчан да соң түгел
Дини гыйлем алырга беркайчан да соң түгел

Дини гыйлем алырга беркайчан да соң түгел

Октябрь аенда өлкәбезнең барлык мәчет-мәдрәсәләрендә дә дини укулар башланды. Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчете карамагындагы “Дин дәресләре мәктәбе” быел унтугызынчы тапкыр шәкертләр кабул итте.

Өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова җитәкчелек иткән әлеге мәктәптә өч йөздән артык милләттәшебез дин сабаклары алырга өлгерде инде. Быел тагын уналты шәкерт беренче сыйныфка укырга керде. Аларга тәҗрибәле мөгаллимәләр Асия хаҗия Мөлекова, Нурия Татлыева һәм Зәйтүнә Ахметова гарәп графикасы нигезендә уку һәм язу, фикһ, тәҗвид, әхлак кагыйдәләре буенча, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) тормышы турында төпле белем бирәчәкләр. Быел алар сафына танылган милләттәшебез – озак еллар дәвамында Бирючевка мәктәбендә балаларга ана телен укыткан педагог Фәридә Молоткова да кушылды. Ул үзе дә әлеге өч еллык дини курсларны тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Фәридә Нәҗип кызы соңгы елларда Бирючевка бистәсенең дәрәҗәле остабикәсенә әверелде. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озатканда, ул барлык йолаларны да Ислам дине кануннарына туры китереп башкара.

“Үзең белгәнне башкаларга өйрәтү изге гамәлләрдән санала. Киләчәктә шәкертләрем Коръәни-Кәримне кулларына алып укый алсалар, мин бик бәхетле булырмын, сәдака җария менә шул бит инде”,- ди Фәридә ханым.

Асия хаҗия мәдрәсә бусагасын беренче тапкыр атлап кергән шәкертләрне өч еллык курсларда белем алу тәртибе белән таныштырды.

“Мәктәбебезгә, яшь үзенчәлекләренә карамыйча, барлык кешене дә – өлкәннәрне дә, яшьләрне дә кабул итәбез. Өч ел дәвамында төпле белем бирергә тырышабыз. Бездә укып чыккан шәкертләрнең күбесе өлкәбез районнарында имам, остабикә булу бәхетенә ирештеләр, шактый өлеше башкаларга дин сабаклары өйрәтә”,- диде Асия хаҗия.

Ул шәкертләргә дини гыйлем алу өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафинга рәхмәт сүзләрен юллады.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин шәкертләрне дини һәм дөньяви тормышны бергә үреп барырга өндәде.

“Бала-оныкларыбыз белән үзебезчә – ана телендә аралашсак иде. Аларны мәктәпләрдә эшләп килүче татар теле түгәрәкләренә йөртергә тырышыгыз. Ана телен белгән бала беркайчан да югалып калмас”,- диде ул.

Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин, һәрвакыттагыча, һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек эчтәлекле вәгазь сөйләде.

“Аллаһы Тәгалә – гөнаһларны гафу итүче дә, алар өчен газап бирүче дә. Һәр эш, һәр гамәл нияттән тора. Безнең һәрбер эшебез, һәр гамәлебез Аллаһы Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән башкарылырга тиеш. Аллаһыбыз биргән нигъмәтләр өчен шөкрана кыла белү дә бик кирәк”,- диде Ильяс хәзрәт.

“Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова шәкертләрне өлкә күләмендә таралучы бердәнбер милли басмага язылырга, газетада атна саен чыгып килгән “Дин һәм әхлак” сәхифәсен укырга өндәде.

Үзәк Җәмигъ мәчетенең Аксакаллар шурасы рәисе Варис хаҗи Равилов мәчет-мәдрәсәләрдә шәригать кануннары буенча үз-үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләре белән таныштырып үтте.

“Мәчеткә кергәндә гаурәт урыннарыгыз капланган, яулыкларыгыз башыгызга бәйләнгән булырга тиеш. Аллаһы йортында кычкырып сөйләшү, көлү, дөнья хәлләре турында фикер алышу мәкруһ гамәлләрдән санала”,- диде ул.

Ике ел эчендә тәҗрибә тупларга өлгергән өченче курс шәкертләре дәрескә беренче тапкыр гына килүчеләргә үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр.

“Монда белем алу авыр, я булмаса, вакытым җитми, дип укуыгызны ташламагыз. Бары тик сабыр һәм түземле булыгыз, тырышып укыгыз, дәресләрне калдырмагыз. Коръән китабын кулга алып уку – зур бәхет”,- диде алар.

Шәкертләргә, бисмиллаһ, дип әйтеп, эшкә керешәсе – инә белән кое казый башлыйсы гына калды.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*