tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини мәҗлесләр халыкны берләштерә
Дини мәҗлесләр халыкны берләштерә

Дини мәҗлесләр халыкны берләштерә

Ульяновск өлкәсенең Тимерьюл районының “Солтан” мәчетендә корбан ашы узды. Күркәм мәҗлескә өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре, СВОда катнашучыларның якыннары һәм туганнары, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырулы иде.

Унбиш меңгә якын татар яшәгән Тимерьюл районында менә егерме елдан артык инде татар автономиясе уңышлы гына эшләп килә. Бүген әлеге оешмага милләтебез язмышына битараф булмаган шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов җитәкчелек итә. Рамил Заһит улы һәм автономия активистлары тырышлыгы белән районда ел саен Сабантуй бәйрәме, Татар теле һәм мәдәнияте көне, Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрелә. Автономия җитәкчесе “Солтан” мәчете белән берлектә корбан һәм ифтар ашлары уздыруны да традициягә кертте. Быел корбан мәҗлесенә СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең әниләре, хатыннары һәм балалары да чакырулы иде.

Күркәм очрашуның шәрәфле кунагы – өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко СВОга җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюда һәм башка төрле хәйриячелек акцияләрендә актив катнашулары өчен мөселман кардәшләребезгә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ә Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин халыкка рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баруы өчен депутат Рамил Абитовка рәхмәтен белдерде. Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин СВО зонасында дошманны җиңү көнен мөмкин кадәр тизрәк якынайту хакына милләттәшләребезне белеп һәм белми кылган гөнаһлары өчен тәүбәгә килеп, мәчет юлына, намазга басарга, көне-төне догада булырга өндәде. Өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафин исә барлык татар җәмгыятьләренең, аеруча да хатын-кызлар оешмаларының изге эшкә үз өлешләрен кертергә тырышулары хакында сөйләде. Тынгысыз йөрәкле гүзәл затларыбыз токмачлар кисеп, чәкчәк һәм тушенкалар ясап, окоп шәмнәре, маскировкалау челтәрләре әзерләп фронтка озаталар, диде ул. Ә СВО зонасында кулын югалтып кайткан Ватан герое Айрат Хайруллин фронттагы егетләрнең туган яклардан килгән һәрбер күчтәнәчкә, мәктәп балалары ясап җибәргән рәсемнәргә чиксез шатланулары турында хәбәр итте. Алгы сызыктагы якташларыбыз посылкаларны, җылы эчтәлекле хатларны бик тә көтәләр, диде Айрат. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов һәм Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск өлкә бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов Киндяковка татарларын берләштерүче оешма – Тимерьюл районы милли-мәдәни автономиясенең күпкырлы эшчәнлегенә соклануларын белдерделәр. Ә җирле автономия җитәкчесе Рамил Абитов изге эшкә – корбан мәҗлесен оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.

Мөхтәрәм дин әһелләре – Абдулбарый хәзрәт, Рәфикъ ага һәм Абдулкәрим хәзрәт Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыдылар һәм чалган корбаннарның кабул булуын, Аллаһы Тәгалә безгә тыныч, имин көннәр насыйп итүен теләп дога кылдырдылар. Аннары мәҗлестә катнашучылар күмәкләшеп тәкбир әйттеләр һәм шифалы, сихәтле корбан шулпасын авыз иттеләр.

И.ХАСИБОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*