2022 елның 4 октябрендә Диния нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган проектларның берсе – «Яшь килен» курслары 7 тапкыр үз эшен башлап җибәрә. Бу юлы 50 мөслимә курсларда катнашырга теләк белдергән.
Киленнәр мәктәбе 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, кияүдәге һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Дәресләр Коръән, Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте һәм дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге курсларда кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.