tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дияз Әхмәтҗанов: Азәрбайҗанда үзеңнең татар булуыңны әйтү – минем өчен зур горурлык
Дияз Әхмәтҗанов: Азәрбайҗанда үзеңнең татар булуыңны әйтү – минем өчен зур горурлык

Дияз Әхмәтҗанов: Азәрбайҗанда үзеңнең татар булуыңны әйтү – минем өчен зур горурлык

Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов фикеренчә, Азәрбайҗанда татар булып калу кыен түгел. Бу хакта ул КФУның Татар халык хоры гастрольләре вакытында «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә сөйләде.

«1990 елларда төрле милләт вәкилләренә төрлечә караш бар иде. Әмма хакимияткә Гейдар Алиевич Алиев килгәч, яхшы якка үзгәрешләр булды: ул халыкны бер йодрыкка берләштерә алды. Син нинди генә милләт вәкиле булсаң да, тигез хокукларың булган Азәрбайҗан гражданины булып каласың. Минемчә, бу – иң мөһиме. Азәрбайҗанда үзеңнең татар булуыңны әйтү – минем өчен зур горурлык. Аеруча хәзерге вакытта миннән : «Ә сез кайсы милләт кешесе?» – дип сораганда, горурланып: «Мин – татар», – дип җавап бирәм. Һәм барысы да соклана. Чөнки барлык татарлар азәрбайҗан телен белә. Азәрбайҗан кешеләре минем татар икәнлегемне кайчак аермый да», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*