tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тулпар-ат” Бөтенроссия авыл Сабан туе символы Киров өлкәсенә тапшырылды
“Тулпар-ат” Бөтенроссия авыл Сабан туе символы Киров өлкәсенә тапшырылды

“Тулпар-ат” Бөтенроссия авыл Сабан туе символы Киров өлкәсенә тапшырылды

2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсендә узачак. Бүген, 15 июньдә, XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен ачу тантанасында Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколовка “Тулпар-ат” Бөтенроссия авыл Сабантуе символын тапшырды.

Александр Соколов ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм бәйрәмнең барлык кунакларын киләсе елда Киров өлкәсенең Нократ Аланы районына Бөтенроссия авыл Сабантуена чакырды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Пермь краеның Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Бәйрәм кысаларында биредә кунакларны татар традицияләрен тормышка ашыру символы буларак күңел ачу мәйданчыклары көтә: милли мәйданчыклар, иҗади мастер-класслар, кулинария һәм дегустация мәйданчыклары, традицион халык һөнәрләре күргәзмә-кибетләр һәм башкалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*