
Очрашу барышында милләттәшләребез Милли Шура рәисенә үзләренең сөенечле хәбәрләрен җиткерде. Әле шушы көннәрдә генә алар моңа кадәр “Татар мәдәни үзәге” исеме астында эшләп килгән оешмаларны “Донецк шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасы дип Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәтүгә ирешкәннәр. Җирле мохтариятнең җитәкчесе – бүгенге көндә Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “(Донбасс мөхтәсибәте) рәисе вазыйфасын да башкаручы Рәшит хәзрәт Брагин.
Хәзерге вакытта Донбассның җиде шәһәрендә, Россия Федерациясе кануннарына туры китереп, җирле татар милли-мәдәни мохтариятләрен оештыру, теркәтү эшләре дәвам итә.
Төбәктәге милләттәшебезнең теләге – алга таба җирле мохтариятләрне берләштереп, Донецк Халык Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятен булдыру.