Бүген Франция җыелма командасы, Австралия командасын 2:1 исәбе белән җиңеп, Казанда Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты программасын ачты. Татарстан башкаласында Дөнья чемпианатының матчын карарга 41 279 җанатар җыелган иде. Җанатарлар арасында Австралиядән Казанга кунакка кайткан милләттәшләребез дә бар иде