Туфан абый Миңнуллинның шундый гыйбарәсе бар бит: «Иң матур хатын-кыз – бала җитәкләгән хатын-кыз». Тик менә дөньяга тормыш бүләк иткән әлеге матурлык ияләре өчен бик күп йөк өелә тора. Без эштә дә, өйдә дә, бала тәрбиясендә дә өлгерергә, шул ук вакытта һәрдаим матур, зәвыклы булып кала да белергә тиеш.
Татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия апа Идрисова белән Әтнә районына җирле оешма вәкилләре белән очрашуга барганда бу турыда шактый гәп куерттык. Дөнья тоткасы зирәк хатын-кыз кулында шул. Балачактан ук, ана кеше баласына тиешле оеткыны сала, тәрбияви җирлекне булдыра ала икән, бу – бездән соң дәрәҗәле буын кала дигән сүз. Ә бүгенге көн күзлегеннән караганда, проблемалар җитеп ашкан – бәби туйларыннан башлап, йоласын-тәртибен җиренә җиткереп туй уздыруларга кадәр гореф-гадәтләребез җуела килә.
«Эшне иң әүвәл үзебезнең милли киемнәребездән башларга тәкъдим итәр идем мин, – диде Кадрия Рәисовна Әтнә җирлеге «Ак калфак» оешмасы вәкилләре белән очрашу вакытында. – Ак яулыклы әбиләребез активлашсын, җыелып аралашулар артсын, яшь аналарыбыз, урта яшьләрдәге апаларыбыз акрынлап кием мәсьәләсенә игътибарын арттырсын иде». Кемнеңдер, башта тел мәсьәләсен хәл итәргә кирәк әле, дигәненә дә милли киемнән килгән Кадрия апаның җавабы әзер иде: «Өстеңдәге кием дә кайчак зур эшләр башкарып куя. Милли орнаментлы күлмәк, башыңа ак калфак кисәң, син инде шундук үзеңнең нинди милләттән, кем икәнеңне күрсәтеп торасың».
Саллы тарихы булган «Ак калфак» оешмасы бүгенгесе көндә нәкъ менә республикабыз районнары белән эшне тергезеп җибәргән. Районнарда активлар билгеләү, бер-берең белән ярышып эшләү, милли гореф-гадәтләребезгә сакчыл карашны бала тудыру йортыннан, ясле-бакчадан ук башлау кебек ниятләре дә бар аның.
«Элек, бала туганнан соң, кендек бавын анага бирәләр иде дә, аны баланың беренче тырнагы, чәче белән бергә кадерләп саклау гадәте бар иде, – дип дәвам итә сүзен «Ак калфак» оешмасының рәисе. – Аның турында хәзер ишеткән кеше дә юк кебек – кем генә бала тудыру йортыннан кендек бавын алып чыга икән?! Аларны да кайтару кирәк безгә. Әнә шулай баланың беренче көненнән башлап, без йола-гадәтләргә сакчыл караш тәрбияләргә тиеш».
Гөлнара Җәлилова, “Шәһри Казан”