30 октябрь көнне Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә Сабантуй татар милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды. Бәйрәм 2025 елның апрель аенда узачак.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова, Гарәп илләре татарлары Альянсы рәисе Әлфия Бәдретдинова, «Туган Авылым» комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов һәм башкалар катнаштылар.
Утырышта бәйрәмне оештыруның төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Комитет милли гореф-гадәтләр һәм мәдәният белән танышу өчен яшьләрне һәм балаларны җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.