14 гыйнварда Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы «Халыклар Дуслыгы йорты» белән берлектә искечә Яңа елны каршылау кичәсе уздырды. Республикада эшләүче барлык милли-мәдәни оешмалар вәкилләре катнашында мондый бәйрәм уздыру матур традициягә әверелде. Быел бәйрәм Сочида узачак Олимпиада уеннарына багышланган иде. Төрле милләт вәкилләре ике командага бүленеп, тизлектә, зирәклектә көч сынаштылар. Бәйге төрле телләрдә яңгыраган җырлар белән үрелеп барды. Бу көнне 107нче балалар бакчасы хезмәткәрләре Бриллиант Абдрахманова, Ләйсирә Юсупова, “Иман” яшьләр берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин, Айгөл Габдерәхимова, Лариса Гайнетдинова, Ландыш Минһаҗева җырлап, биеп, спорт уеннарында катнашып, татар милли оешмаларының данын якладылар.