tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүшәнбедә Сабан туен билгеләп үттеләр
Дүшәнбедә Сабан туен билгеләп үттеләр

Дүшәнбедә Сабан туен билгеләп үттеләр

Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган татар-башкорт бәйрәмен – Сабан туен билгеләп үттеләр. Бу хакта Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгының Таҗикстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабан туена Дүшәнбенең үзендә, Бохтар, Вахдат, Турсунзадә һәм Куляб шәһәрләрендә яшәүче ватандашлар, шулай ук Таҗикстан башкаласындагы Россия илчелеге һәм Рус йорты хезмәткәрләре җыелды.

Казаннан Айгөл Нәбиуллина бәйрәмнең махсус кунагы булды. Ул популяр татар җырларын башкарды, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды.

«Хезмәт сөючәнлек, хөрмәт һәм игелеклелек – бу бәйрәмдә мактала һәм һәр кешедә ихтирам хисе уята торган сыйфатлар. Шуңа күрә кунакчыл мәйдан, берләшү атмосферасын тудырып, төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләрен җәлеп итү урынына әверелә», – диелә сәламләү хатында.

«Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге оештырган Сабан туенда һәркемнең күңеленә хуш килерлек бәйге-уеннар (көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышудан алып татар-башкорт көрәшенә кадәр) оештырылды.

«Мин елга бер тапкыр, традицияләргә хөрмәт күрсәтеп, милли көрәштә катнашам. Иң мөһиме – кагыйдәләрне үтәү һәм күтәренке кәеф», – диде ярышта катнашучы Шамил Рәшидов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*