tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Джампинг, Асылъяр һәм Айсинә
Джампинг, Асылъяр һәм Айсинә

Джампинг, Асылъяр һәм Айсинә

Киров өлкәсенең Малмыж районындагы Иске Йөрек авылында яшәп ятучы Айсинә Хәлиуллина белән моннан берничә ай элек шул якларга сәфәргә баргач танышкан идем. Ул үзе Теләче районының Олы Мәтәскә авылыннан. «Авылда ничек югалып калмаска?» – дигән сорауга менә дигән җавап кебек тоелды аның тормышы.

Сөйләшү бер булды

– Без Ильяс белән дүрт ел очрашып йөрдек. Яшерен–батырын түгел, авылда калу уемда да юк иде. Мәтәскәдән шәһәргә киткәндә дә, Казанда калачакмын, дигән хыял белән яшәдем. Ә Ильясның бик тә туган авылында төпләнәсе килде. Өйләнешергә уйлагач та сөйләштек бу хакта. Булачак ирем җайлап кына авыл тормышының уңай якларын саный: теләсәң, авылда да шәһәрдәге кебек яшәп булуын дәлилли, балаларыбызның иркендә, саф һавада үсәчәкләрен аңлата башлады. Сөйләшү бер булды, башка бу теманы күтәрмәдек. Чөнки гаиләне тәэмин итүче – ир–ат, ә хатын–кызның урыны – ире янында. Шулай итеп без иремнең туган авылы Иске Йөректә төпләндек.

Юкка гына борчылганмын. Йөрек мине бик әйбәт каршы алды. Бик тиз ияләштем. Чынлыкта, Иске Йөректә без – Татарстан киленнәре бик күп, чөнки Малмыж районы Татарстан чигендә үк урнашкан.

Айсинәдән Киров өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез турында сорашам.

– Иң беренче чиратта мондагы диалект шаккаттырды мине. Кайбер сүзләрнең мәгънәсен язып ятларга туры килде хәтта. Ә татар тормышының ниндидер зур аермасы бар дип әйтмәс идем. Татар кайда да татар инде ул: тырыш, максатчан, яңалыкка омтылучан. Ләкин шунысын да искәртми булмый: Киров өлкәсендә Иске Йөрек – бик көчле, барлык уңайлыклары булган төзек татар авылы. Монда колхозның алдынгы булуы да бик зур роль уйный, әлбәттә.

Джампинг

– Мин ике кызымны бер-бер артлы алып кайттым, гомумән санасам, рәттән 5 елга якын бала ялында булганмын. Шул вакытта күңелгә бер теләк кереп оялады: файдалы булырга, башкаларга ярдәм күрсәтергә, ләкин шул ук вакытта гаиләмә, балаларыма да җитәрлек вакыт бүлеп бирә алырлык эш оештырырга.

Кечкенәдән спорт белән дус идем, мәктәптә укыганда бармый калган бер ярыш та калмагандыр, мөгаен. Шуңа күрә спортзалда төрле түгәрәкләр оештырып, башкаларның да сәламәтлеген кайгырту иң кулае кебек тоела иде миңа. Баксаң, колхоз председателе булып эшләүче әтием-каенатам Рәшит Хәлиуллин да инде күптәннән шундый уйлар белән янып йөри икән. Без аның бу фикерен хуплап, яңартып кына җибәрдек. Спортзалны төзүдә, оештыруда да бөтен чыгымнарны колхоз күтәрде. Гомумән, әтинең бу авыл өчен эшләгән яхшылыкларын санап бетерерлек түгел, үз туган ягының чын патриоты ул.

Спорт залын ачу фикере булуга, әти аны оештыру, алып бару эшен миңа тәкъдим итте. Озак тотмадым: фитнес-тренер һөнәренә укып чыктым, джампинг буенча тагын аерым белем дә алдым. Тиздән аның ачылышына ике ел була, ул әкренләп үсә, яңара, тулылана. Спортзалга тирә–як авыллардан, Малмыжның үзеннән йөрүчеләр дә күп. Кайберәүләр, безнең авылда да оештырыгыз әле, дигән үтенеч белән чыгалар. Димәк, сорау, кызыксыну бар дигән сүз бу. Безгә йөрүчеләр спортның файдасын бик күрәләр, шуңа бернигә карамый, күнекмәләрне калдырмаска тырышалар. Мондый мөмкинлекләр булу, әлбәттә, яшьләрне берникадәр дәрәҗәдә авылда калдырырга да ярдәм итәдер дип саныйм. Төп эшеңнән соң ял итү, аралашып кайту, сәламәтлегең ныгыту өчен урын булу – авыл кешесе өчен бик кирәк бит ул.

Узган елның декабрь аенда гына 14 кешедән торган команда белән Казанда Татарстан Джампинг фитнес федерациясе турнирында катнашып, үзебезнең номинациядә беренче урынны алып кайттык. Ике ел элек кенә авыл җирендә үзебез өчен, сәламәтлегебез өчен генә башлаган эшебез шундый зур нәтиҗәләргә китерер дип кем уйлаган?! Көрәшчеләр да ярышларга еш йөри, аларның да күрсәткечләре зур.

«Асылъяр»

Айсинә тагын бер теләген тормышка ашырган. Монысы – милли бизәкләр чигелгән, күз явын алырлык заманча татар киемнәрне көндәлек тормышка кертү.

– Мәктәп елларында мин биергә ярата идем. Татар милли бию күлмәкләреннән чыгыш ясаганда һәрвакыт: «Ни өчен бу миллилекне заманча киемнәрдә дә чагылдырмаска?» – дип уйлый идем. Ул вакытта татарда мондый байлык сәхнә, музей киңлекләрендә, бәйрәм яисә шушы юнәлештә үтүче чараларда гына кулланылды бит.

Соңрак, тормышта үз урынымны табып, азрак тәҗрибә туплагач, бу теләк кабат яңа көч белән кабынды. Ике бала әнисе һәм спорт сөюче кеше буларак, беренче чиратта киемнәрнең уңайлы һәм җайлы булуы турында уйландым. Брендның исеме – «Асылъяр». Хәзерге вакытта милли бизәкләр чигелгән уңайлы костюмнар, жилетлар, футболкалар тегү, баш киемнәре – бейсболкалар эшләү белән шөгыльләнәбез. Бу һөнәр, минемчә, актуальлеген беркайчан да югалтмаячак. Модага яраклаштырып, татар бизәкләре төшерелгән яңадан-яңа киемнәр чыгып кына тора бит. Димәк, кызыксынучылар елдан-ел арта. Казанда узучы «Печән базары» фестивале дә моңа ачык мисал булып тора. Без анда ике ел рәттән катнашу бәхетенә ирештек.

Бу җәһәттән: «Акча эшлисездер инде», – дип әйтүчеләр дә бар. Дөресен әйтим, бу эштән зур керем алам дип әйтмәс идем. Гомумән, аны акча эшләү максаты белән башламадым. Ашыкмый, үз җаема, берни артыннан кумый, рәхәтләнеп эшли бирәм. Бу – минем өчен илһам чыганагы, ял итү шөгыле. Милләтне үстерү, саклау дигән зур диңгездә бер тамчы гына ярдәмем тисә дә, бик шат булачакмын.

Яшьләр булган җирдә өмет бар

Яшьләрне авылда ничек калдырырга? Айсинә бу сорауга да җавап бирергә тырышты.

– Яшьләрне авылда калдыру өчен иң беренче чиратта балалар бакчасы, мәктәп булу кирәк дип саныйм. Барыбызның да балалары бар, аларны кеше итәсе, укытып, олы юлга озатасы бар. Гадәти саналган мондый мөмкинлекләр дә булмаса, яшьләрнең авылда калуы шикле. Бездә исә бу яктан проблема юк. Шуңа балалар да күп.

Колхозда төрле өлкә буенча яшь белгечләр күп. Бергәләшеп дустанә яшәгәч, оештыру эшләре дә бик көчле. Спортзалдан тыш, яшьләр үзләре волейбол буенча түгәрәк оештырып җибәрделәр, ярышларга йөриләр. Авылдан чыкмый гына фотосессия ясау өчен локациялар булдырып, шундый мөмкинлек тудыручы фотограф та барлыкка килде. Ике кафе, өч азык-төлек кибете, медпункт, зур китапханә эшләп килә, мәдәният йорты гөрләп тора. Бию түгәрәген алып барырга хореограф чакырдылар. Мәчетебез дә икәү. Узган елны гына берсендә яңа зал төзелде, анда бөтен теләгән кеше ифтар мәҗлесе оештыра ала. Яшьләр һәр теләгән кешегә бу кичәләрне оештыруда, әзерләүдә булыша, мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык. Авылыбызда колхоз ярдәме белән оештырылган зур һәм экспонатларга бай музей да эшли. Ул биш авыл тарихын берләштерә, килгән һәр кунак сокланып китә. Мәктәп лагеры, дини лагерь, дини ярышлар, кичәләр, очрашулар һәрдаим үткәрелеп тора.

Әлбәттә, эш урыны кирәк. Эш җитәрлек – теләк кенә булсын. Үзләре оештырып эш башлаучылар да аз түгел. Кыскасы, бары тик үз өстеңдә эшләүдән туктамаска, иҗат итәргә, актив тормыш алып барырга, файда китерергә омтылырга кирәк. Яшьләр булган җирдә өмет бар. Монысы инде беркемгә дә яңалык түгел.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*