tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әбдери авылында “Мирас” актив озак яшәү үзәге ачылды
Әбдери авылында “Мирас” актив озак яшәү үзәге ачылды

Әбдери авылында “Мирас” актив озак яшәү үзәге ачылды

Яңа Малыклы районы Әбдери авылында өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Мирас” дип исемләнгән актив озак яшәү үзәге тантаналы рәвештә ачылды.

Актив озак яшәү үзәкләре олы буын вәкилләренә актив яшәү рәвеше алып бару, сәламәтлекләрен ныгыту, иҗтимагый тормышта катнашу, яңа гыйлем алу һәм төрле осталыкларны үзләштерү мөмкинлеге бирә.

Үзәкне ачу тантанасында шәрәфле кунаклар – Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина, Ульяновск өлкәсенең территориаль иҗтимагый үзидарәләр ассоциациясе рәисе Владимир Сидоров, Югары Колок авыл җирлеге хакимият башлыгы Юрий Терентьев, “Әбдери” ТОСы рәисе Эмиль Шакуров, шулай ук авылның актив кешеләре катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин үзенең еллык Юлламасында “Озын һәм актив гомер” дип исемләнгән яңа илкүләм проект булдыру тәкъдиме белән чыкты. “Һәрбер кеше бөтен вакытын үзенең гаиләсенә, якыннарына, балаларына, оныкларына багышлый алсын өчен нәкъ менә сәламәт, актив гомер озынлыгының арта баруы мөһим”,- диде Владимир Владимирович.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белдерүенчә, гомер озынлыгы тормыш сыйфатының төп күрсәткечләреннән берсе булып тора. Кешеләрнең тормыш шартлары яхшырак булган саен гомер озынлыгы арта бара. Шундый үзәкләр ачу белән актив озак яшәү мөмкинлекләре арта.

“Әлеге үзәк өлкән буын вәкилләре өчен аралашу, яңа проектларны тормышка ашыру урынына әверелер дип ышанам. Актив озак яшәү үзәге Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Юрьевич Русских ярдәмендә ачылды. Шундый инициативалар бердәм һәм актив җәмгыять булдыруда зур роль уйный, көмеш яшьтәге кешеләргә тормыш сыйфатын яхшырту һәм иҗади потенциалын куллану мөмкинлеге бирә. “Мирас” – төрледән-төрле чаралар, очрашулар оештыру өчен менә дигән мәйданчык. Үзәкнең озак еллар уңышлы эшләвен һәм һәрвакытта да үсеш юлыннан баруын телим”,- диде Ульяновск өлкәсенең ТОСлар ассоциациясе рәисе Владимир Сидоров.

Тантанада катнашучыларга азык-төлек наборлары тапшырылды. Ә территориаль иҗтимагый үзидарәләр үсешенә зур өлеш кертүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Район үзешчән сәнгать осталарының бай эчтәлекле концерт программасы бәйрәм кунакларының күңеленә хуш килеп, кәефләрен күтәреп җибәрде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*