Үләнле чәй исен, җылы юрган һәм әнинең йокы алдыннан сөйләгән әкиятен яхшы хәтерлим. Балачагымның һәрбер киче әнә шулай үтте. Бу безнең кечкенә генә гаилә традициясе иде. Бүген исә балалар телефоннан мультфильм карап йокыга китә, ә олыларның китап укырга вакыты юк – дөнья куасы бар. Хәзер мондый истәлекле мизгелләр белән бүлешә алырдай кешеләр күпме? Әллә гаилә традицияләре онытылып барамы? Өстәл яныннан – телефонга Сер түгел: кызулык чорында яшибез. Секунд саен алышынып торган хәбәрләрне укып, интернетта йөзгәндә, «гаилә традициясе» дигән сүзтезмә үткәндә калган кебек тоела: фотоальбом хәзер телефонда гына, кичке ашлар өйдә түгел, ресторанда уза. Хәзерге гаилә ешрак «Чапкан узар, яткан калыр» мәкаленә нигезләнеп яши. Кемдер башка илгә эшкә китә, кемдер балаларын ялгызы үстерә, ә кемдер бөтенләй никахсыз тормышны сайлый. Монда традицияләргә урын була да алмый кебек. Кая инде бергәләп пилмән бөгү яки ел саен 9 Май бәйрәмнәрендә авылда өмә үткәрү? Шуңа да карамастан, традицияләр юкка чыкмый. Алар формасын гына үзгәртә. Бүген бу – өстәл артында чөкердәшеп чәй эчү түгел, ә телефондагы «Гаилә чаты»нда аралашу. Казанда яшәүче Гөлия Ваһапова әнә шундый фикердә. – Балачакның һәр көне традиция белән тулы булгандыр ул. Һәр көн бергә җыелышып, «лото» уйный идек. Ял көннәрендә барлык туганнар әбиебез йортына җыела идек. Хәзерге кебек бәйрәмнәрдә генә түгел, – ди Гөлия. – Әмма алар тулысынча юкка чыкты, дип әйтә алмыйм. Авылныкылар булсак та, хәзер шәһәрдә тормыш итәбез. Ике атнага бер авылга, әти-әни йортына кайту – шулай ук традиция. Ай саен берәр көнне шәһәрдә яшәгән туган апа, абыйлар белән җыелышып, кинога бару – шулай ук гаилә йоласы. Кешеләр дөнья куудан туйды, тотрыклылыкка, җылылыкка сусады. Ә моны бары тик гаиләдә, якыннарың арасында гына булдырырга мөмкин, дип саный Гөлия. Нәкъ менә гаилә традицияләре ярдәмгә килә. – Казаныбызда үткән бәйрәмнәргә: Сабан туе булсынмы ул, Республика көнеме – һәркайсына туганнар белән бергә йөрибез. Гаилә бәйрәмнәрен, туган көннәрне дә бергәләп кафе яки рестораннарда үткәрәбез. Кунакка йөрешүне дә онытмыйбыз, – ди әңгәмәдәшем. – Боларның барысын традиция дип атап та булмыйдыр, әмма балачактан ук килгән җылылыкны без әле дә югалтмыйбыз. Төп сәбәп – әнә шул йола, гадәтләрбездә. Арчада яшәүче Эльмира Зәйнуллина да шул ук фикердә. Атна, ай һәм ел саен кабатлана торган гаилә гадәтләрен традицияләр рәтенә кертеп буладыр, ди. – Без ел саен Сабан туеннан соң туганнар белән бергә табигать кочагына чыгабыз. Палатка корабыз, самавыр кайнатабыз, шашлык кыздырабыз. Уйнап, җырлап, биеп, төнгәчә күңел ачабыз, – ди ул. – Аллаһка шөкер, туганнарыбыз күп. 50 гә якын кеше җыелабыз. Хәзер бәйрәм үткәрә башласаң, тамада кирәк, җырчы кирәк, диләр бит. Туганнар арасында барысы да бар. Иң мөһиме: әлеге гаилә бәйрәмендә катнашучылар саны артып тора, туган балаларыбыз да кушыла. Күрше – күрше белән, туган туганы белән аралашмый яшәгән чорда, елга бер булса да җыелышып күңел ачу – туганлык җепләрен сакларга, гаилә кыйммәтләрен искә төшерергә булыша, дип саный Эльмира: – Без гаиләдә өч кыз үстек. Җәйге каникуллар башлануга, әти-әни безне Казанга алып бара иде. Шәһәр күрсәтәләр иде. Бауман урамында йөреп, туңдырма ашап, «Кырлай» паркында ял итеп кайта идек. Хәзер үзебезнең гаиләләребез бар. Әмма бу традицияне саклыйбыз: ел саен кызыбызны Казанга алып бару гадәтен керттек. Зоопарк булсынмы, циркмы – бергәләп шәһәр гизеп кайтабыз. Кызыксындыру чарасы Украмда – җәй ахыры, салкынча кич, ә Яшел Үзәндә яшәүче Галәвиевләр фатирыннан җылы бөркелә. Аш-су бүлмәсендә шау-шу: 12 яшьлек Алисә һәм аның энесе Айнур, алъяпкычлар ябып, пилмән бөгәләр. Барысы да әбиләре – Зөлфия апа күзәтүе астында. Балалар кунак булган бер көнне әнә шулай тасвирлый хуҗабикә. – Бу – безнең бер йола, – ди Зөлфия апа, елмаеп. – Элегрәк, ике кызым да кечкенә чакта, һәр Яңа елга шулай итеп пилмән әзерли идек. Элек бит пилмән дә елга бер генә ашала иде, хәзер, шөкер, ел әйләнәсе ясыйбыз да, ашыйбыз да. Хәзер оныклар үсеп килә. Каникулларга кунакка кайткан саен пилмән бөгәбез, токмач кисәбез. Үзләренә Казанга да алып китәләр. Аерым традиция итик дигән уй-теләк белән түгел, болай гына башланган нәрсә. Балаларны кызыктыру кыен, телефонга кереп чумалар бит. Ә пилмән – менә дигән чара. Каникулга кайткач та: «Пилмән ясыйбызмы?» – дип аптыраталар. Телефоннан сөйләшкәндә дә: «Дәү әни, пилмәнең бетмәдеме әле, безнеке бетте», – диләр. Зөлфия апа белән Илнур абый өч онык сөя. Кечкенә Әлимгә әле 5 кенә ай, ләкин ул да апа-абыйсының пилмән бөккәнен карарга ярата икән. – Балачакта ниндидер гаилә йолалары булганны хәтерләмим. Юклык чорында яшәдек, гаиләдә биш бала үстек. Әмма туган көннәрдә әни гел ипи пешерә иде, шул истә калган, – дип елмая Зөлфия апа. Алып баручы, күп кенә җырлар авторы Ренат Галиәскәр дә гаилә традицияләрен елмаеп искә ала. Алар гаиләсендә күркәм гадәтләр буыннан-буынга күчә икән. – Безнең гаиләдә балачакта бик күркәм гореф-гадәт бар иде: әбиебезнең туган көнен барлык туганнар белән уздыру. Гармун уйнап, фотоальбомнар актарып, табын янында сыйланып уза торган иде ул бәйрәм. «Традиция» дигән сүзне ишетүгә, шул еллар күз алдына килеп баса, – ди ул. – Хәзерге көннәрдә әтиебезнең туган көнен шулай бакчада зурлап билгеләп үтәбез. Бакча уртасында беседка бар. Эчендә – түгәрәк зур өстәл. Шулай ук барча туганнар, кода-кодагыйлар җыела. Галиәскәровлар гаиләсендә оныклар тугач, бәйрәмнәрдә шигырьләр сөйләтеп, бер-берсенә бүләкләр ясау да традициягә кергән. Шигырьне балалар гына түгел, олылар да сөйли икән. – Шигырьне бездән алып, әтиебезгә кадәр сөйли. Әни баянда уйный. Шулай ук мунча традициясе бар. Эшләрдән бушаган ялларда кайтып, мунчага ягып, бертуганнарым, абыйның ике улы, туганнан туган энекәшләр белән кич буе мунча кереп, самавыр кайнату да – матур, рәхәт гадәт, – ди Ренат. –Традицияләрне саклыйсың килсә, үзеңнән башла. Балаларны түгел, ә үзегезне тәрбияләгез, алар сездән күреп өйрәнерләр, дигәннәр. Әлбәттә, традицияләр гаиләне бердәм итә, туганнар белән араларны ныгыта, өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәтә, бер-береңә карата мәрхәмәтле булырга өнди, үзеңне бүгенге ыгы-зыгылы дөньяда кемгәдер кадерле булуыңны ассызыклый, күңел җылысы һәм тынычлык өсти. Ә бу – иң кадерле төшенчәләр, минемчә. Традицияләр бит бәләкәй генә дә була ала. Әгәр алар араларны бәйләп, күңелгә рәхәтлек бирә икән, димәк, аларның да кыймәттен онытырга кирәкми. Әйтик, социаль челтәрдәге төркемнәрдә туган апалардан һәр иртә килә торган кәртинкәләр алу да – матур традиция. Яхшы үрнәк Традицияләр гаиләләрне генә түгел, милләтне дә саклый. Ә кеше традицияләре белән кызыксынмый түгел. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең июль ае мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 65 проценты гаилә традицияләрен сакларга әзер. Татар гаиләсендәге төп традиция – тыйнаклык. Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова әнә шулай ди. Әлеге традицияне киләчәк буынга тапшыру, аларга үрнәк булу – өлкәннәрнең бурычы. – Традицион татар гаиләсендә тыйнаклык тәрбияләү балачактан ук башлана. Өлкәннәргә хөрмәт, аларның сүзен тыңлау, алардан узып сикермәү, кычкырып сөйләшмәү – тыйнаклык билгесе, – ди артист. – Традиция буыннан-буынга күчсен өчен, үзең үк шуны үтәргә тиешсең. Син ул традициядә катнашмасаң, балаларың аны ничек дәвам иттерсен ди?! Алар – синең көзгедәге чагылышың. Бүгенгә кадәр килгән традицияләр, тәрбия чылбыры синдә тукталган икән, син аны киләчәк буынга бирергә тиешсең. Бу – синең бурычың, – ди Динә ханым. ВК Сораштыруы Сездә гаилә традицияләре бармы? Әйе, балаларга да өйрәтәбез – 38.89 % Бар иде, юкка чыкты – 27.78 % Хәтерләмим – 33.33 % Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.