Азнакайда (Татарстандагы район) яшәүчеләрнең тормышына матур ямь өстәп елдан-ел яңа йолалар туып, алар көтеп алынган бәйрәмгә әверелә тора. Әбиләр чуагы да шуның бер чагылышы.
Районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм ветераннар советы активистлары аны быел да күңелләргә хуш килерлек, онытылмаслык итеп оештырды.
Мәйдан уртасына бер-бер артлы сәхнә ветераннары коллективлары, өлкәннәребез бәйрәменә бизәк өстәп үзешчәннәребез чыга торды, ак яулыклы, түбәтәйле бәйрәм кунаклары аларга кушылып яшьлек елларына кайттылар…