tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби кафе»да Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» китабы тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Әдәби кафе»да Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» китабы тәкъдим ителде

«Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» повестен тәкъдим иттеләр. Әлеге әсәр «Казан утлары» журналы китапханәсендә басылган 29 нчы кесә китабында урын алды.

«Танылган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның бу китапка кергән повестендә махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Илнур Хәертдиновның сугышчан юлы тасвирлана. Бер яктан, олы йөрәкле татар егетенең фаҗига белән төгәлләнгән язмышы турындагы китапны тәкъдим итү – сагышлы уйлар тудыра. Икенче яктан, батырлыгы, кыюлыгы белән дан казанган милләттәшебезне болай зурлый алуыбыз горурлык хисе уята», – диде чараны алып баручы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Казан утлары» китапханәсенең кесә китабы сериясе – татар әдәбиятында феноменаль күренеш дип атады. «29 нчы кесә китабын тәкъдим итәбез, гомуми тираж 80 меңгә якынлашты. Фирдүс Гыймалтдинов бүгенге көндә яңа әдәбиятны ачып җибәрде. Журналист булса да, бик кызыклы, тарихи әсәрләр яза», – диде ул.

«Фирдүс Гыймалтдинов халыкчан тел белән яза. «Үлемнән бер адым алдарак» повесте – махсус хәрби операциягә багышланган. Ул Татарстанда һәр кешенең якыны, туганына кагылган тема. Бүгенге көндә батыр егетләребез хәрби операциядә катнаша. Шушы геройлар турында әсәрләр дә чыга башлады. Фирдүс әфәнде шуш темага багышлап, чираттагы әсәрен язды. Кесә китабы Татарстандагы һәр авылга барып җитәр дип уйлыйм», – диде Шамил Садыйков.

Әлеге әсәр белән иң беренчеләрдән булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист Вакыйф Нуриев танышкан булган. «Әдәбиятта махсус хәрби операция темасы яктыртыла башлады. Фирдүс Гыймалтдинов геройларны таба белә. «Үлемнән бер адым алдарак» повестендәге төп герой чын мәгънәсендә гаҗәпләндерде. Бер генә кешене коткарып алып чыга калсаң да, син – батыр. Ә Илнур Хәертдинов хәрби операциядә 127 кешене алып чыга!» – диде ул.

«Шунысы белән горурландым: Илнур махсус хәрби операция зонасына килүгә мотоцикл җыя башлый. Әсәрдә татар әбисе Илнурга булыша, иске мотоциклдан запчастьләр ала. Шул мотоцикл белән ул махсус хәрби операция зонасына кереп китә һәм яралы хәрбиләрне ташый. Бу адымга күпме тәвәккәллек, тырышлык кирәк. Әсәрне укыганда горурлык хисе кичердем», – диде Вакыйф Нуриев.

Илнур Хәертдиновның әнисе Фәния Хәертдинова китап белән танышып чыкканын әйтте. «Фирдүс Гыймалтдинов повестьне ышандырырлык итеп язган. Улымның иптәшләре белән аралашып торды, аның турында бик күп мәгълүматлар җыйды. Бик тырышты, бик матур әсәр килеп чыкты. Илнур бик әйбәт иде, кечкенәдән үк ярдәмчел иде. Авылда дәү әтисе, дәү әнисенә булышты. Шунда ук мотоцикл да йөртергә өйрәнгән иде. Энергетика университетын тәмамлады», – диде ул.

«Повесть авторына бик рәхмәтлемен. Кеше күңеленә керерлек итеп язган. Без Фирдүс белән туганлашып беттек. Ул – аның иҗат җимеше, улым – минем йөрәк җимешем. «Үлемнән бер адым алдарак» повесте киләчәк буыннарга барып ирешсен, аларга гыйбрәт булсын иде. Улымны бик сагынам, аны уйламаган көнем юк. Урыны җәннәттә булсын. Барыгызга да рәхмәт», – диде Фәния Хәертдинова.

«Илнур Хәертдинов үзенең дөньяга карашы, кылган гамәлләре, уй-фикерләре белән үз буыны яугирләренең типик образын гәүдәләндерә. Автор үзенең повестендә укучыларның зур сәяси вакыйгаларның гади кеше тормышына йогынтысы турында фәлсәфи уйлануларга чакыра. Повесть Татарстан Язучылар берлегенең «Каһарманнар дәвере» проекты кысаларында язылды», – диелгән китапта.

  Зилә Мөбәрәкшина

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*