tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби марафон – 2025» проекты финалистлары бүләкләнде
«Әдәби марафон – 2025» проекты финалистлары бүләкләнде

«Әдәби марафон – 2025» проекты финалистлары бүләкләнде

10 декабрьдә 2025 елгы «Әдәби марафон» проекты финалистларын бүләкләү тантанасы булды. Чара Казан шәһәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында оештырылды. Утыз өченче тапкыр үткәрелгән марафон җәмәгатьчелектә шактый танылу алды. Ел ахырында җыелышып күрешү, йомгак ясау китап сөючеләр түземсезлек белән көтеп алган вакыйгага әверелде. Бүген меңгә якын кеше килгән иде.

Тантанада марафончыларга китаплар, рәхмәт хатлары, дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәкыйп Хаҗипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, депутат Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды  директоры, югары категорияле табиб, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Миләүшә Гайфуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы консультанты Аида Бакирова, Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Рузилә Фәттахова котлауларын җиткерде.

Бәйрәмнең концерт өлешендә Айдар Фәйзрахманов һәм аның җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова уллары Камил, Рамил, Марсель белән  Рифат Хөснияров, язучылардан Шәмсия Җиһангирова һәм Хәбир Ибраһим чыгыш ясадылар. Шулай ук «Татнетны үстерү фонды»ның партнеры, «Piarity» компаниясенең җитәкчесе, Экспертлар союзын оештыручы, продюсер һәм телевидение алып баручысы Альбина Корбанова тамашачыларга җырын бүләк итте. Чараны Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Артем Пискунов һәм Гөлүсә Сөнгатуллина алып барды. Чараның сценарий авторы – Гөлүсә Батталова.

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*