tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәби мирасыбызны саклау бәйгесе
Әдәби мирасыбызны саклау бәйгесе

Әдәби мирасыбызны саклау бәйгесе

Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы, Каюм  Насыйриның Тубылдагы Мәгариф-мәдәни үзәге институты галим, мәгърифәтче, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйрига багышланган иҗади бәйге үткәрде. Бәйгедә Әлмәт, Самара, Тубыл шәһәрләреннән, Аромашево, Вагай, Төмән районнары мәктәпләреннән, ТР Лаеш районы Имәнкискә авылыннан, БР Яңы Мөслим мәктәпләреннән катнашучылар булды.

“Сәнгатьле уку” номинациядә 7-10 яшькәчә катнашучылардан беренче урынга Гөлназ Назыйрова лаеклы булды (укытучысы Гөлгенә Назыйрова). Икенче урын Дарина Иманова һәм Вәлимә Зәйнуллинага бирелде(укытучысы Вәлия Рамазанова). 3 нче урынны Ләйсән Кафизова алды (укытучысы Галия Тупасова).

11-18 яшьтәге катнашучы укучылар арасында Әмир Вәлиев (укытучысы Сәрия Нурыева) һәм Азалия Айдуллина (укытучысы Банисә Ниязова) беренче урынга чыктылар. Икенче урын Мәликә Мәликовага бирелде (укытучысы Гөлия Хафизова). Өченче урынга Элиза Арипова, Диләрә Насыйбуллиа  чыкты (укытучысы Венера Ибукова). Өченче урынга Диләрә Гарифуллина да лаек булд (укытучысы Резедә Бадыкшанова).

“Каюм Насыйри әсәрләрен сәхнәләштерү һәм сәнгатьле уку” номинациядә 7-10 яшьтәге катнашучылар арасында беренче урынга Кәрим Кәримов, Искәндәр Камалиев, Марсель Тилимабев лаеклы булдылар. Икенче урынга Салават Айсин, Самир Корманов чыкты (укытучылары Зәкия Сәитова).

“Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы оештырган бәйгеләрдә ел саен актив катнашкан Индрәй мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зәкия Сәитова галим, мәгърифәтче, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйрига багышланган бәйге турында фикерләре белән уртаклашты: ”Бу бәйге туган телебезне саклауда мөһим роль уйный. Каюм Насыйриның әсәрләре укучыларын әхлакка өйрәтүче. Ул үзенең әсәрләрендә балаларны гадел, әдәпле булырга өйрәтә. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын карап горурландым. Балаларның оста сөйләүләре шәхес яшәгән чорга безне алып барды. Барлык чыгышлар да сокландыргыч, игътибарга лаек булдылар. Оештыручыларга рәхмәтләремне белдерәм”, -диде.

Татар теле әдәбият укытучысы Банисә Ниязова:“Татар телен, мәгърифәтен үстерүгә багышланган бәйгедә укучылар теләп катнаштылар. Күренекле шәхес Каюм Насыйриның мирасын мин эшемдә еш кулланам. Аның иҗаты бүгенге көндә дә әһәмияткә ия. Балаларга тәрбия бирү укытучы эше белән бәйле. К.Насыйриның бай иҗатын өйрәнү, әдәби мирасын пропагандалау, саклау татар теле әдәбияты укытучыларның бурычы”,-диде.

Татар телен саклап калуга, телебезне үстерүгә зур өлеш керткән Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы “Нәфис сүз осталары” бәйгеләрен ел саен үткәрә. Быелгы бәйгедә шигырь сөйлүчеләр Каюм Насыйри әсәрләрен сәхнәләштереп сәнгатьле укыдылар да. Балаларны әзерләүче һәр укытучы мактуга лаек. Нәфис сүз осталары дипломнарга, мактау грамоталарга, укытучылар Рәхмәт хатларына лаеклы. Җиңүчеләрне, призерларны котлыйбыз. Быел Тубыл районы мәктәпләреннән катнашучылар булмаганы кызганыч булды.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*