25 март көнне, “Әдәби тукталыш” проекты кысаларында яңа очрашу узды. Беренче китапны кайчан, ничек һәм кайда чыгарырга; актуаль темаларны ничек сайларга; язучы һәм шагыйрьләрнең эш барышындагы хаталары кебек темалар күтәрелде.
Башкортстан язучылар берлегенең татар бүлеге җитәкчесе Руслан Сөләйманов, “Китап” нәшриятенең татар бүлеге җитәкчесе Дилбәр Әхмәтова, “Диләфрүз” гәзитләре, “Тулпар” журналы, “Өмет”, “Кызыл таң” журналистлары һәм каләм тибрәтүче яшьләр катнашлыгында узган чара фәһемле үтте.