КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме Нурфия Йосыпова «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясендә шагыйрь Рәхим Саттарны уникенче җәлилче дип атауда хаклык барлыгын әйтте.
«1943 елның август аенда яшерен оешма фаш ителеп, җәлилчеләрне кулга алганда, алар исемлегендә Рәхим Саттар да була. Шуңа да Шаһинур Мостафинның Рәхим Саттарны уникенче җәлилче дип атавында тулы хаклык бар. Ләкин Рәхим Саттар 1943 елның июнь аенда лагерьдан качып өлгерә һәм билгесез югала», – диде ул чыгышында.
Аның әйтүенчә, Рәхим Саттар җитәкләгән төркем алдына бурыч куела. «Муса Җәлил тәкъдиме нигезендә, алар фронт линиясен үтеп, үзебезнекеләр ягына чыгарга, аерым мәгълүматларга караганда, «Идел-Урал» легионында яшерен оешма төзелүе һәм легионерларның кораллы восстаниесе әзерләве турында совет гаскәрләренә хәбәр итәргә тиеш була», – диде Нурфия Йосыпова.
«Әлеге качуны оештыручыларның берсе, әсир Әмир Үтәшев 1943 елның августында Рәхим Саттар җитәкләгән биш кешелек төркемнең Едлино лагереннан качуы турында сөйли. Әлеге төркемгә, Рәхим Саттардан тыш, Әкрәм Мәмлиев (Башкортостан), Гомәров (Казахстан, радист), Курышов (Барнаул өлкәсе), Әхмәт Шәрипов керә. Рәхим Саттарның шуннан соңгы язмышы билгесез, бары тик аерым мәгълүматлар гына яши», – дип аңлатты ул.
«Муса» романын язу барышында язучы Шәйхи Маннур Едлинога барып чыккан һәм Рәхим Саттар язмышы турында сорашкан.
«Аңа урманчы полякның әлеге төркемгә качарга ярдәм итүе, урман эчендәге яшерен сукмаклар аша әсирләрне Варшавага кадәр озата баруы турында сөйлиләр. Соңыннан ул полякны дошманнар кулга ала, җәзалап үтерә, ә Рәхим Саттар төркеме засадага эләгә һәм печән кибәне астында яшеренеп торган вакытта фашистлар тарафыннан тереләй яндырып үтерелә», – диде ул.