Әдип Хәким улы – педагогик хезмәт ветераны, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Төмән өлкәсе себер татар язучылары берлеге әгъзасы, В.Муравленко исемендәге премия лауреаты. Соңгы 15 ел эчендә ул 9 китап бастырды. Яңа гына эссе табадан төшкән «Ветераннар» китабына рецензияне педагогик хезмәт ветераны, укытучы-методист, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, РФ мәктәбенең атказанган укытучысы Хәмидә Речебакиева язган.
«Соңгы елларда илнең төрле төбәкләрендә кешеләрнең кече ватаннары белән кызыксынуы арта. Безнең Төмән өлкәсендә Төмән районының Шыкча урта мәктәбенең элеккеге тарих укытучысы һәм директоры Әдип Гарифханов үзен туган якны актив өйрәнүче дип танытты. 20 гасырның 60 нчы елларында Себер ягыннан Казан югары уку йортларына укырга керүчеләр бик сирәк очрак була. Безнең Әдип Хәким улы Себернең сазлык эченә кереп югалган ерак Тубыл районының Ләчек авылыннан. Казанга барып, В.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга керергә кыюлык таба һәм, аны уңышлы тәмамлап, туган Төмәненә кайта. Армый-талмый максатчан, компетентлы тарихчы, олы яшьтә булуына карамастан, үзенең киләчәк китаплары өчен кызыклы, уңышлы, хезмәт сөючән якташлары турында материаллар җыю белән шөгыльләнә. Аның хезмәтләре – берничә буын кешеләрнең тормышы өчен кирәкле, үзенчәлекле энциклопедияләр. Китап геройлары – төрле һөнәр ияләре, төрле чор кешеләре, алар һәркайсы зур Төмән төбәге белән бер ритмда яшәгәннәр, үз-үзләрен кызганмыйча хезмәт иткәннәр. Тынгысыз Әдип Хәким улына үз халкына риясыз хезмәте өчен зур рәхмәт. Яшь буынга адресланган әлеге тормыш дәреслекләре аңа ата һәм баба традицияләрен дәвам итүчеләр һәм варислар буларак үз ролен һәм җаваплылыгын аңлауда хезмәт итәрләр дип ышанасы килә», – дип олы бәя бирә ул.
Иксез-чиксез болыннар, уңдырышлы кырлар һәм кара урманнар арасында туган Әдип Хәким улы кырыс, ләкин юмарт табигатьне чын күңеленнән яратып үсә. Кечкенәдән үк хезмәт кешеләренә, авыл халкына зур хөрмәт белән карый. Ул үскән Ләчектә дә, бөтен һөнәри эшчәнлеге үткән Шыкча авылында да аның игътибарын тыйнак хезмәт ияләре җәлеп иткән. Еллар узу белән бу кешеләр турында сөйләү теләге туа, укытучы туган якны өйрәнү материалларын җыя башлый. Китапларга ихтыяҗ зур. Укытучының китаплары класс сәгатьләрендә, тарих, әдәбият, география дәресләрендә, укучылар конференцияләре үткәргәндә аеруча кызыклы.
«Ветераннар» китабында төбәк үсешенә үз өлешләрен керткән 26 кеше турында мәгълүмат урын алган. Китапны автор Төмән өлкәсе Советлар Союзы Герое язмышын тасвирлаудан башлый. Бу китап Җиңүнең 80 еллыгы һәм Геройлар елына багышлануы белән бик актуаль. Автор китабын Төмән районы, Талмы авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Йосыф Хәйруллин истәлегенә багышлый. Быел аңа 115 яшь тулган булыр иде.
Йосыф Биктимер улы бик иртә әтисез кала. Талмы башлангыч мәктәбендә, аннары Ямбай җидееллык мәктәбендә белем ала. 1933-1934 елларда Төмән совет-партия мәктәбен тәмамлагач, ВЛКСМ райкомында инструктор булып эшли. 1936 елда Омск югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлагач, ВЛКСМның Түбән Тәүде райкомына җибәрелә һәм 1937 елның сентябренә кадәр инструктор булып эшли. 1940 елның ноябренә кадәр Байкал аръягы хәрби округында Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1940 елның көзендә демобилизацияләнә. 1940 елның декабреннән 1941 елның июнь аена кадәр Икенче Вагай авылы мәктәбендә укытучы булып эшли, шунда булачак хатыны, шулай ук укытучы, Фатыйха Усманова белән таныша.
1941 елның июлендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1942 елның июнь аена кадәр Ерак Көнчыгыш фронтында 25 нче армия составында хезмәт итә. 1942 елның июленнән августка кадәр 61 нче армия составында Сталинград фронтында сугыша, анда рота политругы була, яралана, Кемерово өлкәсендәге хәрби госпитальдә ята. Дәваланганнан соң, Калинин фронтына җибәрелә. 1943 елның маеннан 1944 елның маена кадәр Барнаул артиллерия училищесында яңадан әзерлектә була. 1944 елның маеннан 1947 елның февраленә кадәр Балтыйк буе фронтының 3 нче удар армиясе, аннары 1 нче Белоруссия фронты составында була. Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елда Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Ләкин Герой Йолдызын ала алмаган, ә алмашка 1 дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. Бу турыда аның туганнары һәм якыннары 2018 елда гына, Ватан сугышының бүләкләү документлары архивы ачылгач кына беләләр. 1947 елның февралендә запаска демобилизацияләнә.
Сугыштан соң, 1947 елның маеннан 1963 елның мартына кадәр эчке эшләр министрлыгы органнарында эшли. Шуннан соң лаеклы ялга озатыла. 1963 елның октябреннән Ханты-Манси округының Конда районы Малиново урман сәнәгате хуҗалыгында эшли. 1965 елның июненнән Облмежколхозстройда завхоз була. 1939 елдан – КПСС әгъзасы.
Хәйруллиннар дүрт бала – Альберт (1941), Булат (1946), Ринат (1948) һәм Рафаэльне (1949).тәрбиялиләр. Йосыф Биктимер улы сугышчан казанышлары өчен ике «Кызыл Йолдыз» ордены, «Кызыл Байрак» ордены, 2 дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» ордены, 6 медаль белән бүләкләнә. Талмы авылында җирләнгән.
Татар халкының милләт горурлыгы исемен йөртүче танылган шәхесләр дә бар бу китапта. Мәсәлән, Хәнисә Алишина. Профессор Алишинаның исеме өлкәнең, Россиянең фәнни һәм иҗтимагый даирәләрендә киң танылган. Ул төбәк тюркологиясе, тел бәйләнешләре буенча югары квалификацияле белгеч, тирән гражданлык бурычлы кеше, үз халкының гореф-гадәтләрен саклаучы буларак абруй казанган зат.
Безнең «Яңарыш» өлкә татар газетасының беренче мөхәррире Азат Сәгыйтов турында мәгълүмат бу китапта очраклы рәвештә түгел. Быел аңа 85 ел тулган булыр иде, ә аның яраткан, шуның өчен җан атып яшәүче газетасының быел 35 еллык юбилее. Ул журналистика дөньясында билгеле шәхес булып, татар мәдәнияте һәм теле үсешенә зур өлеш кертте.
Кешенең хезмәте зур… Әлбәттә, халык хәтерендә калу өчен батырлык кына кылу мәҗбүри түгел, күп якташларыбыз кебек җәмгыять файдасына, үз халкыңа хезмәт итәргә, игелекле эшләр эшләргә, кешеләрне һәм үз һөнәреңне яратырга кирәк.
Үткәнне белмичә, хәзергене өйрәнү, киләчәкне күз алдына китерү мөмкин түгел. Төмән өлкәсе тарихына бай материал туплап, өлеш керткән Әдип Хәким улының тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйтәсе килә. Аның китаплары белән яшьләрнең бер буыны гына түгел, ә берничә буын файдаланачак.
Ләйлә МАДЬЯРОВА
Чыганак: “Яңарыш” газетасы