«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин үзенең YouTube-каналында «Новая Тартария» тапшыруында Казанда милли татар бәйрәме Сабантуйны Совет власте вакытында оештыру үзенчәлекләре турында сөйләде.
Эдуард Хәйруллин «Красная Татария» газетасында 1925 елда уздырылган Сабантуйга багышланган язма укыган. Анда ул борынгы милли бәйрәмнәрнең берсе буларак күрсәтелгән. Газетада билгеләп үтелгәнчә, Сабантуй — ул «дин коралына әверелгән һәм хезмәт бәйрәме булып калган» милли бәйрәмнәрдән бердәнбере.
Ул елларда бәйрәм апрель аеннан — чәчү башланган вакыттан июнь аена — чәчү эшләре тәмамланган чорга күчерелгән. Шуның белән ТАССР төзелү көненә бәйрәм рухы өстәлгән.
Утызынчы еллар башына кадәр Сабантуй Урта Кабан күле ярында үткәрелгән. Биредә амфитеатр төзелгән, ат чабышлары оештырылган. Мәйдан үзе бау белән әйләндереп алынган. Мәйданда Сабантуй байрагын күтәргәннәр.
1930 елда бәйрәм мәйданын Горький исемендәге паркка күчерәләр. Ул вакытка Сабантуй инде «массакүләм физкультура хезмәт һәм оборона бәйрәме» дип атала башлаган. Бәйрәм программасына яңа хәрби уеннар кертелгән: берничә төр көрәш, тал чыбыгын кылыч белән кисү, су эчендә тизлеккә чишенү. Моннан тыш, Сабантуйда противогазлар киеп йөгерүләр оештырылган, ату һәм штыклар белән сугышып ярышканнар.
«Бәйрәмнең максаты — физкультура һәм хәрби чыгышларны кызыклы итеп оештыру юлы белән эшче — крестьян массаларын совет физкультурасы сафларына тарту өчен агитацияләү», — дип укый язманы Хәйруллин.
Шунысы кызык, батырларны элеккечә үк тукыма сөлгеләр һәм тере әтәчләр белән бүләкләгәннәр.