tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ефрейтор Халимә
Ефрейтор Халимә

Ефрейтор Халимә

Димитровград шәһәренең крайны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Халимә Галиулла кызы Галиуллина фронттан алып кайткан экспонат – Америкада эшләнгән котелокның капкачы саклана.

Дәһшәтле сугышның утлы юлларыннан үткән батыр йөрәкле Халимә Галиулла кызы Галиуллина 1921 елның 10 октябрендә Татарстанның Югары Майна авылында ярлы крәстиән гаиләсендә туа. Сугыш башланыр алдыннан Чистай шәһәрендә фельдшер-акушерлык училищесын тәмамларга өлгерә. Явыз фашистлар илебезгә бәреп кергәч, беренчеләрдән булып фронтка китә. Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларында хезмәт итеп, башкалабыз Мәскәүне дошманнардан саклый, шунда беренче сугышчан чирканчыкны ала. Аннары камалышта калган Ленинградны азык-төлек белән тәэмин итүче “Тормыш юлы”нда фронт регулировщигы вазыйфаларын башкара. Ефрейтор Халимә 2 нче Белоруссия фронты составында юл санинструкторы һәм регулировщигы вазыйфаларын үтәп, Берлинга кадәр барып җитә. Ул Балтыйк буе республикалары, Польша, Көнчыгыш Пруссия җирләрен гитлерчылардан азат итүдә катнаша. Фронтта күрсәткән батырлык һәм кыюлык үрнәкләре өчен ике тапкыр Кызыл Йолдыз орденына һәм 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденына лаек була.

1945 елның февралендә Халимә Галиуллина гитлерчыларга каршы коалиция дәүләтләре – СССР, АКШ һәм Бөекбритания башлыклары конференциясе вакытында Симферополь-Ялта юлын саклауда катнаша. Менә шушы конференция үткән көннәрдә күп кенә совет солдатлары һәм союздаш дәүләтләрнең солдатлары бер-берсенә истәлекле әйберләр бирешәләр, бүләкләре белән алмашалар. Халимә Америкадан килгән солдатка үзенең кашыгын бүләк итә. Ә чит ил солдаты аңа котелогын истәлек итеп тапшыра. Ни гаҗәп, котелокның капкачы гына сакланып калган. Хәзерге вакытта Америкада эшләнгән котелокның капкачы Димитровград музеенда ядкарь булып саклана.

Курку белмәс, тәвәккәл Халимә Галиуллина Бөек Җиңү көнен Одер елгасы буенда каршылый. Туган якларына 1945 елның 23 октябрендә кайта. Сугыштан соң – 1948 елдан Мәләкәс шәһәре балалар поликлиникасында тырышып хезмәт итә. Кешелекле, ярдәмчел, үз эшенең чын остасы булуы белән хезмәттәшләренең, ата-аналар һәм балаларның олы хөрмәтен казана.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Халимә Галиуллина 2008 елның 9 июнендә фани дөньядан бакыйлыкка күчә.

И.ХАСИБОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*