tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗедә Эльвира Әхмәтованың һәм Наилә Харисованың иҗат бәйрәме узды
Әгерҗедә Эльвира Әхмәтованың һәм Наилә Харисованың иҗат бәйрәме узды

Әгерҗедә Эльвира Әхмәтованың һәм Наилә Харисованың иҗат бәйрәме узды

Әгерҗедә Кырындыда туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче талантлы шагыйрә, йөздән артык җыр сүзләренең авторы Эльвира Әхмәтованың «Үзең булып кал» һәм гомерен мәгарифкә багышлаган педагог, бик күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе, язучы Наилә Харисованың «Ачы җимеш» китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

Чарага әдәбият, иҗат сөюче райондашлар, каләм осталары, матбугат хезмәткәрләре, укучылар җыелды. Район мәгариф идарәсе оештырган әлеге чарада укытучылар, укучыларның, район Мәдәният сарае артистларының, “Хыял” бию төркеменең чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Тамашачылар талантлы авторларның яңа әсәрләре белән танышып кына калмыйча, җанлы аралашу мохитенә дә  чумдылар: китаплардан өзекләр, җылы котлау сүзләре яңгырады..

Бу көн шәһәрнең мәдәни тормышында якты вакыйгага әверелде. Кичә автографлар алу һәм фотосессия белән тәмамланды.

Чыганак: agryz-rt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*