XIII Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы дәвам итә.
Чувашстаннан килгән делегат Әгъзам Хәлим улы Шакиров үз төбәкләрендәге татарлар, аларның яшәеше, эш-көнкүреше, якташларының үрнәк булырлык гамәлләре белән таныштырды. Тукай авылында туып-үсеп, үз ягына тугры булып яшәүче Әгъзам әфәнде авылларында яшьләрнең төпләнеп калуын, читкә китмәвен ассызыклый.
– 1991 елда авылда 298 хуҗалыкта 1645 кеше яшәгән. Хәзер исә 500 артык хуҗалыкта 2000 артык кеше яши. Мәктәптә 348 бала белем ала. Туучылар саны үлүчеләргә караганда 2-3 мәртәбә күбрәк, – ди туган авылы белән горурланып.
“Ил буенча авыл халкы шәһәргә күчкәндә, сезнең як авыллары киресенчә үсәләр”, – дип гаҗәпләнүчеләр дә күп икән.
– Эш – тәрбиядә, – ди делегатыбыз. – Бездә халык туган йортын, әти -әнисен ташлап чыгып китми, 3-4 буын бергә яши. Әби-бабайлар оныкларына гореф- гадәтләребезне өйрәтә. Яшьләр олыларга хөрмәт күрсәтә, ә балалар шуны күреп үсә. Буыннар бәйләнешләре өзелми. Яшьләр авылда үзләренә эш булдырырга тырыша. Күпчелек халык сәүдә итә, мал асырый, төзелештә эшли, үз көнен үзе күрә. Туксанынчы елларда эшмәкәрлеккә ирек бирелгәч безнең халык сәүдә эшенә кереп китте. Шуннан соң, Чувашстан авыллары күзгә күренерлек үсеш алды.
Чувашстан ягы татар авылларының тагын бер үзенчелекле ягы – эшмәкәрләр үз хуҗалыгын бөтәйтү белән генә чикләнми, туган авылларын да кайгырта. Әгъзам Хәлим улы үзе дә, 2000нче елда авылында үз хисабына юл салдыра.
-Аллаһка шөкер, аның белән малым кимемәде,киресенчә, Аллаһ уйламаган җирдән юлны ачты. Шулай итеп мин дин юлына бастым, – ди Әгъзам Шакиров истәлекләре белән уртаклашып. Тукай авылы эшмәкәрләренең изге эшләре тынып тормый. 2001 нче елны авылда газ кертәләр, мәчет каршында дин сабаклары укыта башлыйлар.
2007 елда, киңәшләшеп, мәхәллә системасын торгызуга алыналар. Һәр төр эшне киңәшеп, уртага салып сөйләшеп башкаралар.
– Авыл тормышына битараф булмаган актив егетләр канатланып авылда юллар, чишмәләр төзекләндерүдә һәм башка иҗтимагый эштә ярдәм итә башлады. Мәчет янында ел әйләнәсенә эшли торган мәдрәсә ачтык. Мәхәлләнең балалар бакчасын булдырдык. Авылның үз гәҗите чыга башлады, үз сайтыбыз эшли. Безнең приоритет – балаларыбызга дини һәм әхлакый тәрбия бирү, – дип шатлыклары белән бүлеште Әгъзам Шакиров. Күмәк эшләрнең нәтиҗәсе дә бар. Тукай авылында бер кибеттә дә спиртлы эчемлекләр сатылмый, мәчет сафлары яшьләр белән тулы, хәләл туйлар даими үткәрелә. “Авылыбызда бәрәкәт артты”, – дип сөенә Әгъзам әфәнде.