Россиянең иң популяр сәяси радиоларның берсе — «Эхо Москвы» тиздән татарча сөйли башлаячак. Моның турында «Суть событий» атналык тапшыруында «Эхо»ның баш мөхәррире Алексей Венедиктов хәбәр итте. «Татарча сөйләшәбез» дип исемләнгән тапшыру эфирга көн саен чыгар дип ниятләнә.
- Безнең «Говорим по-русски», украинча чыгучы «Що там у них» тапшыуры бар, Мәскәүдәге өченче этнос — татарлар, шуңа күрә татар телендә «Говорим по-татарски» тапшыруы ясап карарга телибез. Башта кечкенә генә, аннан күз күрер. Хәзер без әлеге тапшыруны алып бара алырлык кешеләр эзлибез, – дип белдерде Венедиктов туры эфирда.