30 май көнне Екатеринбургның “Рамазан” мәчетендә ифтар ашы уздырылды. Бу чара Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге тарафыннан оештырылды. Ифтарда 500 дән артык кеше катнашты.
Рәсми өлешендә Татарстан, татар тарихына багышланган видеофильмнар күрсәтелде, мөнәҗәтләр башкарылды. Бу мәҗлестә чыгыш ясаучылар Екатеринбургта Җәмигъ мәчете кирәклеге турында әйттеләр.