
Россия төбәкләрендә беренче очрашу уза. Екатеринбургка эскиз үзгәртелеп алып киленде. Анда Татарстан районнарында узган очрашуларда яңгыраган, конгресска килгән төпле һәм нигезле тәкьдимнәр инде кертелде.

Татарны милләт буларак саклап калуда мәдәниятнең роле зур. Безгә бу өлкәдә шулай ук һәр яклап, һәр юнәлештә эшләргә кирәк, ди Васил Шәйхразиев.
Һәр башкарган эшебезне ” Мин – татар” дип эшлик, дип тәмамлады чыгышын Милли Шура рәисе. Залда утыручылар аның сүзләрен хуплап, алкышлады.
Бу минутларда Татарстан сәнгать осталары концерты башланды.
Иртәгә милләттәшләребез белән очрашу Ростов – на -Дону шәһәрендә узачак.
Энҗе Шәйхетдинова
Екатеринбург