21 февральдә, җомга көнне Екатеринбург шәһәрендә Ватанны саклаучылар истәлегенә рухи-мәгърифәтчел мөселман үзәге ачылды. Ул мәшһүр галимебез Ризаетдин Фәхретдин исемен йөртә.
Екатеринбургның Дружинин урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Үзәк әлеге төбәк мөселманнары өчен мөһим мәдәни һәм дини объект.
Мөселман үзәге бер меңгә якын кешене сыйдырышлы.
Биредә гыйбадәт кылу мөмкинлегеннән тыш уку сыйныфлары, конференц-зал, күргәзмә мәйданчыгы, спорт уеннары почмагы, мәҗлесханә һәм кабул итү бүлмәсе бар.
Үзәктә Наил Шәймәрданов рәислегендә “Ватанны саклаучылар истәлегенә” дини мөселман оешмасы эшчәнлек алып барачак, имам-хатыйб итеп Илгиз Аббязов билгеләнгән.
Уральский Мухтасибат
ИСЛАМ У ТАТАР//ТАТАРЛАРДА ИСЛАМ.