Екатеринбург татарча көрәш буенча бердәндер түгәрәккә язылу бара. Бу хакта Екатеринбург татарларының социаль челтәрдәге якташлар төркемендә хәбәр ителә.
Түгәрәкне профессиональ тренер җитәкли.
“Биредә татар мәдәни рухын һәм халыкның гореф-гадәтләрен тоярга мөмкин. Тренировкалар һәр якшәмбе узачак. Моның өчен алдан язылу шарт”, диелә хәбәрдә.
Дәресләр бушлай үткәреләчәк.