18 гынварда Екатеринбург шәһәрендәге татар яшьләренең “Яшен” оешмасы “Ачык ишекләр көне”н оештыра.
Оешма активистлары фикеренчә, бу чара шәһәрдәге татар егет-кызларын тупларга ярдәм итәчәк. “Ачык ишек көне”нә килүчеләргә алар оешмалары, аның эшчәнлеге турында сөйләмәкчеләр, татар яшьләрен кызыксындырга темаларга фикер алышмакчы, төрле бәйге-викториналар уздырмакчы. Һәм, әлбәттә, татарлар җыелган җирдә кунакларны чәй табыны көтә.