Чирмешән районының Бәркәтә авылында дөньякүләм танылган галим, тарихчы, тюрколог Әкъдәс Нигъмәт Куратның 110 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Шушы авылда туып-үскән, Төркия, Алманияләрдә зур гыйлем алган, Төркия, Европа илләре, Америка кыйтгасы архивларында эшләп, йөзләгән фәнни хезмәт, егермедән артык китап язган Әкъдәс Таһир улы Нигъмәти үзенең туган авылында беренче тапкыр шулай зурлап искә алынды. Күренекле якташыбызның юбилей тантанасына Төркиядән, Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән галимнәр, татар зыялылары, укытучылар, туганнары, хакимият вәкилләре, авыл халкы килгән иде. Бу чара фәнни-мәдәни кысаларда барды, галимнәрнең төпле чыгышларын район үзешчәннәренең, Бәркәтә халкының җырлары, шигырьләре алыштырды, мәктәп укучылары да актив катнашты.
Төркиядән бу чара өчен махсус кайткан галимә, Истанбулның Мәрмәрә университеты мөгаллимәсе, шушы Бәркәтә авылы кызы Ләйсән Шаһин авылдашы Әкъдәс Нигъмәт Куртатның тормыш юлы турында моңа кадәр билгесез фактларны сөйләде, аны тыңлаганда, күпләрнең күзендә яшь иде. 18 яшендә туган якларыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган Әкъдәс Нигъмәти дөньякүләм танылу алганчы, башта чит илләрдә бик нык авырлыклар күрә, әмма дини гаиләдә алган яхшы тәрбиясе, белемгә омтылышы, гаять тырышлыгы аны Төркиядә генә түгел, Европа илләрендә, бөтен төрки дөньяда иң зур тарихчы-галим итеп таныта. Ләйсән Шаһин үзенең чыгышын Әкъдәс Нигъмәт Курат тормышын тасвирлаган сирәк фотолар белән тулыландырды, галимнең оныкларының видеосәламнәрен дә Бәркәтә халкына ирештерде. Ләйсән Шаһин шулай ук Әкъдәс Нигъмәти Куратның кайбер хезмәтләрен Татарстанда бастырып чыгару өчен әзерләвен дә хәбәр итте.
Бу чара өчен Бәркәтә авылына Казаннан махсус килгән филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов Әкъдәс Нигъмәтинең бай тарихи мирасына төпле анализ ясады, аның Алтын Урда, Казан һәм Кырым ханнарының ярлык-хатларын эзләп табып, җентекле шәрехләр белән бастырып чыгаруын зур фәнни ачышка тиңләде. Ул шулай ук аның Олуг Мөхәммәд хан турындагы хезмәтенә, “Россия тарихы” һәм төрки каганлыклар турында хезмәтләренә зур бәя бирде, Әкъдәс Нигъмәти Куратың дистәдән артык тел белүен, кая барса да, шул халыкның телен өйрәнүен һәм шул телдә язуын ассызыклап үтте.
Тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова Әкъдәс Нигъмәти Куратның фәнни хезмәтләре бөтендөнья тарихына каравын ассызыклады, аның Византия, Алмания һәм Төркия, Россия һәм Төркия мөнәсәтләре турындагы хезмәтләре Төркиядә профессиональ тарих фәненә нигез булып торуын әйтте.
Бөтен дөнья тарихчылары белгән, таныган һәм хезмәтләреннән файдаланган бу олуг галимнең бүгенге көнгә кадәр Татарстанда бер генә китабы да басылып чыкмавын Фәүзия Бәйрәмова татар тарихчыларының моңа әзерлексез булуыннан әйтте, аның фикеренчә, Курат хезмәтләрен әзерләп дөньяга чыгару өчен телләрне һәм тарих фәнен Курат дәрәҗәсендә белергә кирәк. Бу нисбәттән Фәүзия Бәйрәмова яшь галимә Ләйсән Шаһинга авылдашының бай мирасын өйрәнә башлавы өчен зур рәхмәтләрен әйтте.
Бәркәтәдә үткән юбилей тантаналарында шулай ук Казаннан килгән галимнәр – “Чын мирас” журналының баш редактор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, “Рухият” фондының директор урынбасары Рамил Миңнуллин, Мәрҗани исемендәге тарих институты аспиранты, Әкъдәс Нигъмәт Куратның авылдашы, аның турында күп фәнни мәкаләләр язган Фазыл Шәрәфетдинев, Әлмәт төбәге тарихын өйрәнүче краевед, бу хакта китаплар бастырып чыгарган Роза Абзалова-Сәлмәнова, галимнең туганнары, хакимият вәкилләре чыгыш ясады. Бу чараны шулай зурлап оештырганы өчен Бәркәтә авылы китапханә мөдире Әлфия ханым Сөләймановага барысы да зур рәхмәтләрен әйттеләр, галимнәр китапханәгә үзләренең китапларын бүләк иттеләр.
Соңыннан чарада катнашучылар Әкъдәс Нигъмәти Куратның туган нигезенә бардылар, анда галимнең үзе, әти-әниләре, әби-бабалары, кардәш-ырулары рухына дога кылдылар.
Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге.